Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Фәүзия Сәлимованы улы җыр белән котлады

3 февраль көнне Таулар авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәүзия Сәлимова үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.

«Хөрмәтле Фәүзия апа, үз-үзегезне аямыйча тырышып эшләвегез, районыбыз икътисадын үстерүгә куйган хезмәтегез яшь буынга үрнәк, өлге булып тора. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим», - диде район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров тыл ветеранына һәм Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын бирде, истәлеккә бүләк тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева, Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов юбилярга шулай ук изге теләкләрен юлладылар, истәлекле бүләк тапшырдылар.

Фәүзия апаның улы - Әфган сугышы ветераны Рәифнең үзе язган җыры белән әнисен котлавы күңелләргә май булып ятты. Кызлары да искиткеч матур итеп гармунда сыздырды, моңлы итеп җырлап та бирде. Фәүзия Сәлимова гомере буе фермада сыер савып, тракторчы булып эшләгән мәрхүм ире Мәсгут абый белән тәрбияле, укымышлы, җырга-моңга бай итеп, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Юбиляр бүген, 90 яшен тутырганда, яраткан балаларының таянычы, кадерлесе, туганнарының хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып гомер көзенә аяк баса.

Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор Фәүзия апа өчен.

- Сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәткән, аларның игелекле хезмәтләрен онытмаган җитәкчеләребезнең күңелгә ятышлы гамәлләре яшьләргә үрнәк булып тора, - диде Фәүзия апа, олы рәхмәтләрен җиткереп.

Флүзә Сәлимова,
китапханәче, ветераннар оешмасы рәисе.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Сезгә менә бу материаллар да кызыклы булырга мөмкин:

Хаматова Гәмилә Сәхаб кызы узенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп утте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев