Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Бал кортларын үрчетү

Бал корты үрчетүнең бер алымын тәкъдим итәбез. Әлеге алым махсус эшләнгән кечкенә умарталардан (нуклеус) файдаланудан гыйбарәт. Кыштан соң, кирәк булса, бер гаиләдән корт анасын алабыз (сак кына канатларыннан, я биленнән тотып) һәм аскы тишектән корт анасы читлегенә утыртабыз. Ризык тишегеннән башта пычак я нечкә чыбык белән корт анасына ашарга бал...

Бал корты үрчетүнең бер алымын тәкъдим итәбез. Әлеге алым махсус эшләнгән кечкенә умарталардан (нуклеус) файдаланудан гыйбарәт. Кыштан соң, кирәк булса, бер гаиләдән корт анасын алабыз (сак кына канатларыннан, я биленнән тотып) һәм аскы тишектән корт анасы читлегенә утыртабыз. Ризык тишегеннән башта пычак я нечкә чыбык белән корт анасына ашарга бал салабыз. Кичен корт анасы алынган кечкенә гаиләне корт анасы булган күршедәге кечкенә умартадагы гаиләгә кушабыз. Болай кушканда корт анасын читлеккә утыртырга кирәк, ә бал кортларын бер-берсен ис буенча аермасыннар өчен, яхшылап төтен өрдереп алу зарур, югыйсә алар сугыша башларга һәм нәтиҗәдә күп бал корты һәлак булырга мөмкин. Тагын бер корт анасы кирәк булса, аны ояның каршы ягыннан алабыз һәм икенче аергычны ачабыз. Корт аналарын шулай файдаланганда, өстәмә ике корт анасын алганнан соң, бер корт анасы булган һәм өч гаиләдән берләштерелгән көчле бал корты гаиләсе оеша.

Корт анасын корт анасы булмаган гаиләгә түбәндәгечә урнаштыралар: корт анасы салынган ана читлеген өстән ояның уртасына кәрәзләр арасына куялар. 12 сәгатьтән, кортлар корт анасын кабул итсәләр, ягъни ояда үзләрен тыныч тотсалар һәм иркен утырсалар, ә кайбер бал кортлары ана корт читлегенә борыннарын тыкса, корт анасын чыгарырга була. Моның өчен читлекнең аскы тишеген ачып, аны юка гына итеп балавыз белән каплыйлар һәм салам я без белән берничә кечкенә тишек тишәләр; корт анасы утырган читлекне кабат элекке урынына куялар. Караганнан соң бал корты гаиләсе тынычланачак һәм балавызны ачып, корт анасын иреккә чыгарачак.

Әгәр дә гаилә корт анасын кабул итмәсә, ягъни корт анасы читлеген бал кортлары тыгыз итеп сарып алса, ә кайберләре хәтта читлек чыбыгын кимерергә тырышсалар, гаиләдә корт анасы казаны, я корт анасы юклыкны ачыкларга кирәк. Корт анасыз гаиләдә үрчем булса (корт анасы күптән түгел генә үлгән), гаиләгә яңа корт анасы биргәнче яңа төзелгән ана казаннары юклыгын яхшылап тикшерергә кирәк. Булса, аларны алып ташлау зарур, югыйсә гаилә яңа корт анасын кабул итмәячәк. Корт анасы булмаган көчсез гаиләләрне ныгыту мөһим. Моның өчен аларга әз кәрәзле кечкенә оя белән корт анасы утыртырга кирәк. Моның өчен корт анасы булмаган оядагы кәрәзләрне уртадан күчереп, кечкенә оядагы (шунда кышлаган) корт анасы белән бергә барлык кәрәзләрне тиз генә урнаштырып куярга кирәк. Корт анасы булган кәрәзнең уртага (корт анасыз бал кортлары кәрәзләре янына түгел!) үз гаиләсе кәрәзләре арасына туры килүенә игътибар итү зарур. Гадәттә, язын бал кортлары, яңа корт анасы чыгару мөмкинлеге булмаса, чит корт анасын җиңел кабул итә. Эшләрегез уңышлы булсын!

Сезгә менә бу материаллар да кызыклы булырга мөмкин:

Бал кортлары нигә шауламый?

Дөрес балны ничек сайларга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев