Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары катта яшәүче күршеләрем суга батырды

Бүгенге сорауга адвокат Илдар Туктагулов җавап бирә.

Сорау: Югары катта яшәүче күршеләрем фатирымны суга батырды. Миңа нәрсә эшләргә?

Җавап: Гражданлык кодексының 210нчы маддәсендә болай диелгән: «Канунда яки килешүдә башкача каралмаса, милекче үзенең милкен тотуга үзе җаваплы». Шулай булгач, фатирның төзек, чиста булуы да үзегездән тора. Суга батырганнар икән, я үзара килешергә, я булмаса дөреслекне суд аша юлларга кирәк. Суд аша юллаганда, беренчедән, су басу шатлары күпсанлы фотосурәтләр яисә комментарийлар белән видеоязмалар аша дәллиләнергә тиеш. Шулай ук судта ышанычлы дәлилләр китерерлек ике-өч шаһитең булуны да алдан хәстәрләргә кирәк. Бер үк вакытта идарә итү компанияләре (УК) яки шәхси милек тотучылар ширкәтендәге (ТСЖ) җаваплы кешеләргә дә хәбәр итегез. Моны диспетчерлык хезмәтендә гариза калдыру юлы белән эшләргә мөмкин. Ул килгәнче фатирны суга батырулары турында акт төзелә. Аның бер нөсхәсен сезгә калдыруларын таләп итегез.

Проблеманы хәл итү өчен, алдан әйткәнемчә, ике юл бар. Берсе - күршең белән үзара килешеп, килгән зыянны ирекле түләү. Башта килгән зыянны бәяләү өчен эксперт нәтиҗәсе кирәк. Билгеле, бу матди чыгым сорый. Борчылырга кирәкми, эшне судта караганнан соң чыгымнарны гаепле як түли.

Гражданлык-процессуаль Кодексның 98нче маддәсе 1нче пунктында бу хакта болай диелгән: әлеге Кодексның 96нчы маддәсе 2нче өлешендә каралган очрактан кала, суд карары кем файдасын яклаган булса, суд барлык чыгымнарны икенче яктан түләтә. Әгәр дә дәгъва өлешчә генә канәгатьләндерелгән булса, әлеге маддәдә каралган суд чыгымнарын, суд канәгатьләндергән дәгъва таләпләре күләменә туры килә торган суммада дәгъвачыга йөкләнә, җавапка тартылучыга дәгъвачының кире кагылган таләпләргә туры килгән өлеше түләтелә.

Шунысы мөһим - бөтен эшнең рәсми рәвештә расланган документлары, ягъни квитанцияләре, килешүләр, башкарылган эшләрне бәяләгән акты булырга тиеш.

Шулай итеп, судка мөрәҗәгать итү өчен булган документлар өстенә сезнең гаризагыз, ремонт эшләренең сметасы, материаль чыгымнарыгызны раслаучы кәгазьләр һәм торак бинага хуҗа булуыгыз турында милекче хокукын раслаучы документ кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев