Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Ике машинага арест салынды

Район ЮХИДИ инспекторлары суд приставлары белән берлектә узган атнада рейдка чыктылар. Алар юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 10 мең сумнан артык бурычы булган тукайлыларның өйләрендә йөрделәр. Искә төшерәбез, бу төр штрафлар суд карары үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Рейд вакытында Мәләкәс һәм Түбән Суыксу авылларында яшәүче...

Район ЮХИДИ инспекторлары суд приставлары белән берлектә узган атнада рейдка чыктылар. Алар юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 10 мең сумнан артык бурычы булган тукайлыларның өйләрендә йөрделәр. Искә төшерәбез, бу төр штрафлар суд карары үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш.

Рейд вакытында Мәләкәс һәм Түбән Суыксу авылларында яшәүче ике машина йөртүченең автомобильләренә арест салынды. «ВАЗ-2114» һәм «ВАЗ-2112» машиналары Менделеевскига җибәрелде.

Мондый рейдлар алга таба да атна саен үткәрелер дип планлаштырыла, шуңа күрә машина йөртүчеләрнең штрафларын түләүгә җитди караулары сорала, дип кисәтә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев