9 декабрь 2017 яңалыклары
-
Суган нигә чери?
Күп бакчачылар суганның черүеннән зарлана. Суган начар саклануның сәбәпләре күп: үстергәндә туфракта азот күп булу, өлгергәндә суны мулдан сибү яки җәй азагы яңгырлы килү яисә җыярга соңга калу.
-
Артык авырлыктан котылабыз
Билгеле бер ризык белән озак вакыт тукланып, артык авырлыктан җиңел генә котылырга мөмкин кебек. Әмма озак вакыт бары бертөрле ризык белән туклану зыянлы, шуңа да табиблар ябыгуның башка төрен - бер ризык ашауга корылган җиңелчә туклану көннәре ясауны тәкъдим итә. Бер ризык белән махсус туклануның өстенлеге - артык авырлыктан тиз...
-
Бозлы яңгырдан соң
Кышын бозлы яңгыр, юеш кар яугалый. Бакчаларга мондый куркыныч аеруча кыш башында еш янарга мөмкин. Юеш кар агачларны сара, ул ботакларны сындырырга мөмкин. Бураннан соң чыгып, карны сак кына селкеп төшерегез. Бозлы яңгыр - иң куркынычы. Ул ботакларны үтә күренмәле авыр тышча белән әйләндереп ала. Бозлы элпә астында калган бөреләр...
-
Бикләндә җылы очрашу узды
Биклән авылында инвалидлар декадасы уңаеннан бик җылы очрашу узды. Баянда Наил абый Мөхтәров, Мирза абый Гыймадиев һәм бик өметле яшь баянчы, авыл мәдәният йортының яңа хезмәткәре Дамир Исламов башкаруында татар моңнары яңгырады.
-
Янәшәңдә ышанычлы тылың булганда Ватан герое да булырга мөмкин
Районыбызда яшәүче бүгенге көндә исән-сау бердәнбер Социалистик Хезмәт Герое Нигъмәтулла Абдуллин турында газетада күп тапкырлар язган бар. Уникаль шәхес, кызыклы әңгәмәдәш, инде тугызынчы дистәсенә чыкса да, әле актив тормыш белән яшәүче кеше Нигъмәтулла Төхбәтулла улы. Социалистик Хезмәт Герое гына түгел, Ленин ордены кавалеры да әле ул, күпләгән медальләр, Мактау грамоталары,...
-
Чирәм җир – чыныгу мәктәбе
Яшьлек дәрте ташып торган Рәис Минзәлә авыл хуҗалыгы училищесыннан туган авылы Иске Сәфәргә (Актаныш районы) кош тоткандай шатланып кайтып керә. Сөенечен әтисе Сәетмөхәммәт ага белән уртаклаша: «Әткәй, мин чын тракторчы булдым хәзер. Менә документым. Казахстанга җибәрәселәр. Чирәм җирләрне күтәрергә».
-
Ришвәтчелеккә каршы көрәшәләр
9 декабрь коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата кысаларында районда бу көннәрдә ришвәтчелеккә каршы чаралар уздырыла. Мәктәпләрдә балалар белән, әти-әниләр белән бу темага сөйләшүләр, түгәрәк өстәлләр үтә, аларда хокук саклау органнары вәкилләре чыгыш ясый. Китапханәләр шушы темага язылган китаплардан күргәзмәләр оештыра, рәсемнәргә, видеороликларга конкурслар үткәрелә, «Чиста куллар»,...