Чирәм җир – чыныгу мәктәбе
Яшьлек дәрте ташып торган Рәис Минзәлә авыл хуҗалыгы училищесыннан туган авылы Иске Сәфәргә (Актаныш районы) кош тоткандай шатланып кайтып керә. Сөенечен әтисе Сәетмөхәммәт ага белән уртаклаша: «Әткәй, мин чын тракторчы булдым хәзер. Менә документым. Казахстанга җибәрәселәр. Чирәм җирләрне күтәрергә».
Бу яңа хәбәр әтисе белән әнисенә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә.
- Дөнья читенә киткәнче үзебездә эш җитәрлек бит, улым, - дип үгетли тракторчы әтисе малаен. «Буыннарың да ныгып бетмәгән бит әле», - дип борчыла әнисе Мөсәббиха түтәй. Әмма улының үз туксаны туксан, чигенергә исәбе дә юк.
- Безнең төркем егетләре комсомол юлламасы белән чирәм җирләргә киткәндә, мин комсомол әгъзасы аерылып кала алмыйм, - дип, 17 яше дә тулмаган Рәис әти-әнисен күндерә.
Минзәләдән автобусларга төялеп, курсташлары белән Бөгелмәгә ерак сәфәргә кузгалалар. Вокзал тулы халык. Ата-аналар, туганнары яшьләрне чирәм җиргә озатырга килгәннәр. Комсомол җырлары яңгырый. Уңышлар теләп, матур теләкләр әйтелә. Поезд гудок бирә. Состав акрын гына кузгала.
Бу 1955 елның май уртасы була. Ике тәүлектән соң яшьләр Кустанай шәһәренә килеп төшәләр. Рәисне һәм дистәләгән егетләрне Камышин районы, Николай Островский исемендәге ашлык игә торган совхозга билгелиләр. Агроном иге-чиге күренмәгән, туп-туры итеп ызаны сызылган дала кырына алып килә. «Иптәш Сәетов, менә сезнең кишәрлек. Бер тәүлеккә хисапланган», - дип эш фронтын билгели. Рәис әлегә алмашчы тракторчы. Өлкәне, агрегатка тулы җаваплысы, армиядән хезмәт итеп кайткан якташы -Минзәлә районы, Кызыл Төбәк авылы егете Рәфыйк Салихов. Алар «ДТ-54» тракторы белән алмаш-тилмәш җир сөрәләр.
1956 елның кышы, гыйнвар-март айлары күңелендә нык сакланып калган Рәиснең. Тимер юл станциясеннән трактор чанасы белән орлык ташыйлар. Юл район үзәге Камышин аша үтә. Авылга җиткәч, Рәис тракторы двигателендә сәер шакылдау ишетеп туктап кала. Иптәшләре кайтышлый тагып алып кайтырбыз дип, Рәисне авылда калдыралар. Егетнең күңеленә монда МТС булырга тиештер дигән уй килә. Әмма кулында бер төрле документ юк. Нишләргә?
Уйлый торгач, райкомга барырга ниятли. Егет туп-туры беренче секретарь янына керәсе итә, ишек төбендә секретарь кыз, йомышын тыңлап, беренчегә җиткерә. Рәисне шунда ук чакырып кертәләр. Ул мәсьәләне аңлаткач, «МТСка кадәр үз ходы белән бара аласыңмы?» - диләр. Бара Рәис. МТСта тиз генә сүтеп, шатун втулкасын алыштырып, җыеп, кабызып бирә. Рәис шатланып тракторы белән станциягә китә. Иптәшләре төялеп, кайту юлына кузгалырга торганда, Рәис тә килеп җитешә. Бергәләп йөкне төяп, кайтыр юлга кузгалалар. Трактор белән мөстәкыйль эшләүдә чирәм җир Рәис Сәетовка зур тәҗрибә һәм сабак бирә. Беренче чыныгуны Казахстанда, чирәм җирдә ала.
Өч ел буе Рәис Сәетов Казахстанның чирәм җирләрен күтәреп, «Чирәм җирләрне үзләштерү өчен» медале белән бүләкләнә. Туган җиренә кайтуга армия хезмәтенә чакыралар. Ул Севастопольдә үрнәк хезмәт итә. Шинелен дә салмыйча, Казан авыл хуҗалыгы институты ишеген ачып керә. Кичәге тракторчыга уку җиңел бирелә, мәдәни чараларда, үзешчән сәнгатьтә катнаша.
Җитәкчесе Минтимер Шәймиев иде
Дипломлы яшь инженер хезмәт юлын Минзәлә районы «Сельхозтехника» берләшмәсендә дәвам итә. Бу чакта берләшмә җитәкчесе булып киләчәктә беренче Президентыбыз буласы Минтимер Шәймиев эшли.
- Аның кул астында эшләвем белән бәхетле мин. Үз эшемә тулы ышаныч тудырды. Һәр башлангычымны хуплап, хезмәткә дәрт уятты. Ул минем беренче укытучым, остазым булды, - дип истәлекләре белән уртаклаша Рәис Сәетмөхәммәт улы. Республика башлыгы Минтимер Шәрип улының Рәискә бер юбилее уңаеннан котлап, уңышлар теләп җибәргән телеграммасы бүген дә кадерле ядкарь булып саклана. Әлбәттә, хезмәт юлы башында шундый олы остазы булгач, Рәис Сәетмөхәммәт улы үзенә тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп, кешеләр канәгать калсын, дип тырышып эшли, эш вакытында күп кенә яңалыклар, рационализаторлык тәкъдимнәре кертә. Минзәлә авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры, КамАЗ төзелеше чорында район «Сельхозтехника» берләшмәсе һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып эшләгәндә, кадрларны саклап калу, аларның тормыш-көнкүрешләрен яхшырту, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, эре терлекчелек комплекслары кору һәм җитештерүне күтәрү буенча күп төрле нәтиҗәле эшләр башкара.
Кыр эшләре вакытында һәр хуҗалыкта техниканың төзеклеген белеп тору, кирәк чагында ашыгыч ярдәм күрсәтү максатын күздә тотып, радио-телефон белән бәйләнешле диспетчерлык хезмәте кертелә.
Чаллыда һәм районда җитәкчелек эшендә
Сәләтле җитәкчене Татарстан өлкә комитеты һәрчак игътибар үзәгендә тота. 1985 елның җәендә аны Чаллыдагы К-700 тракторларын ремонтлау заводына директор итеп куялар. Заводта зур төзелеш үткәрелә. Ул куәтләрен арттырып, республика хуҗалыкларына һәм РСФСРның җиде төбәгенә хезмәт күрсәтә башлый. Россиянең төрдәш заводлары арасында алдынгы урыннарны били. РСФСР Дәүләт агросәнәгате һәм агропром хезмәткәрләре профсоюзы Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә. Бригада подряды, хуҗалык исәбе кебек башлангычларны кертү игътисади хәлне яхшыртуга китерә. Бу чорда авыл хуҗалыгы белән идарә итүдә яңа оешма барлыкка килә. Чаллыда «Кама» агросәнәгать комбинаты эшли башлый. Аның составына барлык колхозлар һәм совхозлар, эшкәртү һәм сату предприятиеләре керә. Рәис Сәетовны комбинатның техник директоры итеп билгелиләр. Төп бурыч - республикадагы, чит төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге алдынгы тәҗрибәне, техниканы һәм технологияне өйрәнеп, хуҗалыкларга кертү, югары нәтиҗәлелеккә ирешү. Кыска гына чорда, 1981 елдан 1992 елга чаклы яшәү вакытында «Кама» агросәнәгать комбинаты хуҗалыклар тормышында якты эзен калдыра.
90нчы еллар башында авылларга газ кертү эше киң җәелә. 1993 елны Рәис Сәетовны Чаллыдагы газлаштыру буенча махсус төзү-монтаж идарәсе башлыгы итеп билгелиләр. Ул Тукай, Минзәлә, Актаныш, Әгерҗе, Алабуга, Менделеев районы авылларына газ кертү белән ныклы шөгыльләнә башлый. Яңа эшкә кыю алынган җитәкчене Тукай районы хакимиятенә башлык урынбасары итеп чакыралар. Ул исә төзелеш һәм авылларга газ кертү мәсьәләләре белән шөгыльләнә, бер үк вакытта районда торак-коммуналь хезмәтен оештыру да көн тәртибендә була. Һәр эшне җентекләп, уйлап башкара, әлеге хезмәтләрне торгызып, ару гына җайга салып эшләтә башлагач, 2003 елда Рәис Сәетмөхәммәт улы Сәетов лаеклы ялга чыга. ТРның атказанган механизаторы, Минзәлә районының Мактаулы гражданины һәм Бөтенсоюз күләмендәге ярышларда җиңүче билгесенә ия булган Рәис Сәетмөхәммәт улы яшьләрне тәрбияләүдә якыннан катнаша, Кама политехника институты лабораториясен җиһазлап, машина двигательләре эшчәнлегенә карата дәресләр бирә. Гомумән, яшьләребезне патриотик рухта тәрбияләүдә әле дә җиң сызганып эшли, район һәм шәһәр ветераннары оешмалары эшендә актив катнаша.
Фото Рәис Сәетовның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев