Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләндә җылы очрашу узды

Биклән авылында инвалидлар декадасы уңаеннан бик җылы очрашу узды. Баянда Наил абый Мөхтәров, Мирза абый Гыймадиев һәм бик өметле яшь баянчы, авыл мәдәният йортының яңа хезмәткәре Дамир Исламов башкаруында татар моңнары яңгырады.

Инде ике елдан артык өлкәннәр алдында «Яшь театрал» балалар коллективы да чыгыш ясый. Алар Габдулла Тукай әкияте буенча куелган спектакль күрсәттеләр. Динә Хөсәенова әбисенә багышланган бик матур җыр җырлады, ә Гүзәл Зыятдинова Мәләкәс шагыйрәсе Роза Семенованың «Сугыш җиле кабат исмәсен» шигырен сөйләде. «Бу шигырь күңелләрне айкады, безнең сугыш һәм сугыштан соңгы чорны бик дөрес итеп сөйләп бирә», - диде очрашуга җыелган кунаклар. Чыннан, Роза Петровна үз шигырендә язган дәһшәтле хәлләрне бик күбебезгә күрергә туры килде. Чарага килгән һәр кунакка җирле шагыйрь, отставкадагы полковник Рим Гыйлемханов үзенең яңа гына табадан төшкән «Туган җирем» китабын бүләк итте.

Шушы очрашуны әзерләүдә булышкан авылдашларыбызга бик зур рәхмәт әйтәсе килә, аларның ярдәме белән чәй табыны әзерләнде. Авыл җирлегенең ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фазуллинага исә аерым рәхмәт. Аның дәрт-дәрманы, кешеләргә карата булган тирән ихтирамы булмаса, мондый җылы очрашулар да булмас иде. Үзләрендә көч, килергә теләк тапкан өлкәннәребезгә дә зур рәхмәт. Бер очрашып үзара хәл сорашу да бит күңелләргә рәхәт була, борчуларны оныттыра, дип яза безгә Биклән авылының китапханә мөдире Гөлнара Мирходжаева.

Биклән авыл җирлегенең башкарма комитеты тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев