Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Янәшәңдә ышанычлы тылың булганда Ватан герое да булырга мөмкин

Районыбызда яшәүче бүгенге көндә исән-сау бердәнбер Социалистик Хезмәт Герое Нигъмәтулла Абдуллин турында газетада күп тапкырлар язган бар. Уникаль шәхес, кызыклы әңгәмәдәш, инде тугызынчы дистәсенә чыкса да, әле актив тормыш белән яшәүче кеше Нигъмәтулла Төхбәтулла улы. Социалистик Хезмәт Герое гына түгел, Ленин ордены кавалеры да әле ул, күпләгән медальләр, Мактау грамоталары,...

Бүгенге язмада нәкъ менә аларның икесе турында сөйлисе килә. Ни дисәң дә, янәшәңдә ышанычлы тылың булмаса, бернинди дәрәҗәләргә дә ирешеп булмый. Ир-атның янында һәр эшен бәяләп, аны югары күтәреп, рухи яктан ярдәм итеп торучы хатын-кызның булуы аерата мөһим. Әнә бит, Мияссәрә апа бүген дә: «Нигъмәтулла исән генә булсын, мин аннан башка бер генә көн дә яши алмыйм», - ди. Аңа чишмә суыннан кайнатылган, унлап төр үлән салынган хуш исле чәйләр генә эчертә, тәрбиядән һәм игътибардан бер генә минутка да читкә калдырмый.

Нигъмәтулла Абдуллин тумышы белән Тукай районының Казаклар авылыннан. Аңа дүрт яшь вакытта, 1941 елда, гаиләсен вербовка белән Удмуртиянең Воткинск шәһәренә җибәрәләр. Гаиләдә 8 бала була, баракта яшиләр. Әти-әнисе хәрби заводта эшли. Ачлыктан-ялангачлыктан балаларның берничәсе үлә. Нигъмәтулла 1943 елны укырга керә. Салкыннарга кадәр мәктәпкә бара, ә кышын аягына кияргә аяк киеме булмый. «Укытучыбыз Махия Мөхәммәтовна балаларга һәр көнне бер шакмак ипи бирә иде, шуңа алданып бара идек инде», - дип, ул елларны күз яшьләре аша искә ала бүген Нигъмәтулла абый.

Җиденчене тәмамлагач, 17 яшендә, хәрби заводка кирпеч җитештерү эшенә урнаша. Аннары, ниндидер һөнәр алырга кирәк бит инде дип, ФЗУга керә, балта остасы эшен үзләштерә. Беренче чыныгуны Удмуртиянең бер колхозында терлекчелек бинасы төзеп ала. Ферманы төркемендәге егетләр белән бергәләп салалар. Үзләре урман кисәләр, аннары бурасын бурыйлар. 1956 елны Нигъмәтулланы хәрби комиссариатка чакыралар. Өч елдан артык Польшада хезмәт итеп кайта. Яңадан хәрби заводка эшкә урнаша. Бер үк вакытта техникумда металл белән эшләү серләренә өйрәнә.

Туган ягында - Таулы Дөреш авылында егетнең икетуган апасы яши торган була. Вакыт табып, шуларга кунакка кайта Нигъмәтулла. Апасы аны булачак тормыш иптәше Мияссәрә белән таныштыра. Сыер савучы булып эшләүче чая кызны үзе белән Воткинскига ияртеп тә китә егет. Өйләнешәләр, уллары Наил туа. Соңрак кызлары Рәйсә дөньяга килә, ләкин, кызганычка каршы, бик кыска гомерле була бу бала, өч яшендә авырып үлә.

Удмуртиядә үсеп, шунда күп еллар яшәсә дә, күңеле туган ягына тарта Нигъмәтулланың. КамАЗ төзелгән чорда, 1969 елда, яшь гаилә Яр Чаллыга кайта. «Зур төзелештән читтә кала алмыйм. Туган җиремдә эшлисем килә», - дип белдерә ул Воткинскидагы завод җитәкчелегенә. Биредә бетон заводын, металл кою заводының ике чиратын төзүдә катнаша. Шул вакытта балта остасы-бетончы Нигъмәтулла Абдуллин Ленин Орденына һәм Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Алар эшләгән бригада иң зур эш күләме бирә һәм ике квартал рәттән Күчмә Кызыл байракка ия була. Шунда эшләгән елларда яшь гаиләгә Яр Чаллыдан фатир бирәләр, Нигъмәтулла белән Мияссәрәнең уллары Илдар туа.

Кою заводыннан соң Абдуллиннарга Алабуга районында эшләргә туры килә. Гаилә башы совхозга баш инженер булып урнаша, Мияссәрә ашханәгә пешекче булып керә. 90нчы елларда Абдуллиннар Тукай районының Кызыл Байрак авылына күченәләр. Анда йорт төзиләр. Нигъмәтулла Төхбәтуллович Муса Җәлил исемендәге хуҗалыкта прораб булып эшли башлый. Лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя.

Нигъмәтулла Абдуллин бүген авылның гына түгел, районның, республиканың хөрмәтле кешесе. Ватан геройлары көнендә аның урыны аеруча түрдә. Һәрвакыттагыча, быел да ул күпләрнең котлавын кабул итәчәк. Шулай ук Казанга Президент белән очрашуга да чакырулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев