Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Суган нигә чери?

Күп бакчачылар суганның черүеннән зарлана. Суган начар саклануның сәбәпләре күп: үстергәндә туфракта азот күп булу, өлгергәндә суны мулдан сибү яки җәй азагы яңгырлы килү яисә җыярга соңга калу.

Җыярга 1 ай кала суганга су сибүне бөтенләй туктатырга кирәк. Аның сакланышын тиешенчә киптермәү дә начарландырырга мөмкин. Иң элек суганны түтәлгә таратып җилләтергә һәм сортларга аерып, +30...+35 °С температурада киптереп бетерергә кирәк.

Суган чәчәк атмасын өчен, орлыклык суганны дөрес сакларга кирәк. Аны +2 °Ска кадәр яки +18...+24 °Ста саклау киңәш ителә. +16 °Стан кимрәк температурада сакланган суган тиз арада баш җибәрә, уңышын үстерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев