Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Бозлы яңгырдан соң

Кышын бозлы яңгыр, юеш кар яугалый. Бакчаларга мондый куркыныч аеруча кыш башында еш янарга мөмкин. Юеш кар агачларны сара, ул ботакларны сындырырга мөмкин. Бураннан соң чыгып, карны сак кына селкеп төшерегез. Бозлы яңгыр - иң куркынычы. Ул ботакларны үтә күренмәле авыр тышча белән әйләндереп ала. Бозлы элпә астында калган бөреләр...

Кышын бозлы яңгыр, юеш кар яугалый. Бакчаларга мондый куркыныч аеруча кыш башында еш янарга мөмкин.

Юеш кар агачларны сара, ул ботакларны сындырырга мөмкин. Бураннан соң чыгып, карны сак кына селкеп төшерегез.

Бозлы яңгыр - иң куркынычы. Ул ботакларны үтә күренмәле авыр тышча белән әйләндереп ала. Бозлы элпә астында калган бөреләр сулый алмый, бу озак дәвам итә икән, һәлак та булырга мөмкиннәр. Яшь агачларга зур куркыныч яный, аларга булышырга кирәк.

Ботакларны сак кына турайтырга тырышыгыз. Ботакларның сыну куркынычы бар, аларны вакытлыча бергә бәйләп торырга була. Бозны эретергә маташмагыз, бу агачларга тагын да зуррак зыян салачак. Көннең азрак җылытуын көтәргә һәм бозны сак кына суккалап төшерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев