9 июль 2021 яңалыклары
-
Тату гаилә- бәхет нигезе
Үрнәк гаиләләр – авыл күрке, дип юкка гына әйтмиләр. 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттек. Шул уңайдан районда быел да үзләренең алтын туйларын каршы алган парларны хөрмәтләү чарасы оештырылды.
-
Ветеранны котладылар
Районыбызның Боерган авылында гомер итүче тыл ветераны Мингазетдинова Миңнебадәр Шәйморат кызы 95 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте.
-
Сентябрьгә юллар әзер булачак
«Көнбагышкай» микрорайонында юл төзелеше дәвам итә. Биредә яшәүчеләр юлсызлыктан җәфа чигә иде, ниһаять, быелның 1 сентябренә күптән көтелгән юллар салынып бетәчәк.
-
Яңа поселогының ял паркы нинди булыр?
Бәткедә төзекләндерү эшләренең кызган чагы булса, Яңа поселогында үзгәрешләр киләсе елда көтелә. Биредә «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы буенча мәдәният йорты тирәсе төзекләндереләчәк. Яңа поселогының парк зонасы төзекләндерү өчен иҗтимагый тирәлекләр сайлауда тавыш бирү буенча лидерлыкка чыкты. Тавыш бирүгә тагын районның Күзкәй, Борды, Түбән Суыксу авыл җирлекләрендәге, «Татарстан» совхозы поселогындагы дүрт объект кулеган иде.
-
Бәткенең яңа ишегаллары
Бәтке авылы урамнарында кызу эш кайный. Биредә күп фатирлы йортларның ишегаллары төзекләндерелә. Әлеге эш «Безнең ишегалды» республика программасы нигезендә башкарыла. Төзекләндерү мәшәкатьләре яздан ук башланган иде. Бүгенге көнгә барлык планда билгеләнгән эш 60 проценка үтәлгән.
-
Бәхетле ярларны Аллаһ үзе кавыштыра
Бер мәхәббәт тарихы
-
Һаваларда оча ике аккош
Бер мәхәббәт тарихы
-
Онытылмас мәхәббәт тарихы
Күзкәйдә сугыш алды елларыннан башлап һәм аннан соң да күп еллар муллалык вазифаларын башкарган Бәдерттин агай Фәрхетдиновның зифа буйлы, эшкә уңган, сылу һәм сөйкемле кызы Гайшәне урлап алып китәләр...