Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Онытылмас мәхәббәт тарихы

Күзкәйдә сугыш алды елларыннан башлап һәм аннан соң да күп еллар муллалык вазифаларын башкарган Бәдерттин агай Фәрхетдиновның зифа буйлы, эшкә уңган, сылу һәм сөйкемле кызы Гайшәне урлап алып китәләр...

Гайшәнең әтисен, заманына күрә шактый гына хәлле булган, белемле Бәдерттин мулланы, «кулак» тамгасы белән мал-мөлкәтеннән мәхрүм итеп, Минзәлә төрмәсенә озаталар. Ул төрмә камерасында ятканда, тоткыннарга яттан көйләп коръән сүрәләре укый, аларның мәгънәсен аңлатып бирә. Төрмә хуҗалары аның бу сәләтен күреп алып, камерага бер кочак гарәпчә язылган китаплар кертеп аталар, укытып карыйлар. Ул заманнарда ук белемле кешеләрнең дәрәҗәсе югары булгангадыр, аны төрмәдән азат итеп өенә кайтарып җибәрәләр. 
Бөек Ватан сугышы башлангач, Бәдреттин мулланың өч улы да сугышка алына. Аларның икесе яу кырында башын сала, ә бер улы, яраланып, бугазына пластинка куйдырып авылга кайта. Әмма, гариплеге белән килешә алмыйча, кабат сугышка китә һәм хәбәрсез югала.
Сугыштан соңгы елларда илдә хакимлек итүче коммунистлар  партияснең төп сәясәтләреннән берсе динне бетерү, тыю булуга карамастан, халык, бигрәк тә өлкәннәр, яшерен рәвештә булса да үз араларыннан муллалык вазифаларын башкаручы кешләрне сайлап куйганнар. Зирәк акыллы, кыю Бәдерттин мулла – шундыйларның берсе, качып кына коръән, никах уку, исем кушу ашларында катнаша, уразасын да тота, җомга, гает намазларын да калдырмый...
Көннәрдән бер көнне менә шушы гыйлемле, гаярь кеше – Бәдерттин агай Фәрхетдиновның кызы Гайшәне Туера авылы егете, сугыштан орден- медальләр белән кайткан батыр егет Фәссах Гыйльметдинов урлап алып китә һәм үзенеке итә.
«Ул сине кайда күргән соң?» – дигән соравыма, Гайшә апа елмаеп, түбәндәгеләрне сөйләгән иде.
Күзкәйдә элек базар булган, егетләр анда мал-мөлкәт, кирәк-яраклар сатып алырга гына түгел, кыз күзләргә дә йөри торган булганнар. Менә шунда күреп кала да инде Фәссах абый бу чибәркәйне. Иптәш егете Миңнулла белән ат җигеп, ат муенына кыңгыраулар тагып, кыз урларга киләләр. Ул чакта Гайшәнең дуслашып йөргән Ярулла исемле егете дә була. Егете сизеп алып, дусты Хатыйп белән кыз урлаучылар артыннан куып та карыйлар, әмма куып җитә алмыйлар. Күзкәйне чыккач, Туера егетләре басу юлында кыңгырауларны чишеп җибәрәләр, шау-гөр китереп киленне йортка төшерәләр.
«Минем хатын бай, бирнәгә ат чанасында ике капчык чикләвеге бар иде», – дип һәрчак мактанган Фәссах абый. Ә Гайшә апаның каенсеңелесе Фатыйма, килен сандыгын ачкач, шаккаткан. «Күлмәкләрнең асылы да, хөлләсе дә бар безнең киленнең», – дип горурланып әйтә торган булган ул.
Бик бәхетле яшиләр Фәссах абый белән Гайшә апа. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Фәссах абый авырып дөнья куйганнан соң Гайшә апа уллары, киленнәре, кияүләре тәрбиясендә бәхетле әнкәй, әбекәй булып яши. Фәссахын  сагынганда, баш очында эленеп торган түбәтәе белән дисбесенә карап юана торган була ул. 
Затлы, нәзакәтле, чиста-пөхтә, сабыр, күркәм әбекәебез инде вафат, әмма аларның мәхәббәт тарихы әле дә халык телендә.

Флүзә Сәлимова.

/ Фото Николая Туганова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев