Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тату гаилә- бәхет нигезе

Үрнәк гаиләләр – авыл күрке, дип юкка гына әйтмиләр. 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттек. Шул уңайдан районда быел да  үзләренең алтын туйларын каршы алган парларны хөрмәтләү чарасы оештырылды. 

Озак еллар бергә иңне-иңгә куеп яшәүче гаиләләрне ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре  тәбрикләде. Ә районыбыз мактауга лаеклы парлары белән горурлана ала, ди  гаилә hәм актлар теркәү бүлеге белгече Энҗе Хафизова:
“Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен 2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Ел саен районыбызның бер үрнәк гаиләсенә җәмәгать бүләге - Мәхәббәт һәм тугрылык өчен дигән истәлекле медаль тапшырыла. Үрнәк алырлык, хөрмәткә лаек гаиләләребез күп. Быел мондый тәбрикләүгә Хановлар гаиләсе лаек булды...”
Гомер көзенә пар канатлар белән җитү, балалар шатлыгын тату, оныклар сөю рәхәте үзе - олы бәхет. Мәләкәс авыл җирлегендә  яшәүче Хановлар 50 ел бәхетле, матур гомер кичерә. Үткәннәре сикәлтәле, бүгенге көннәре куанычлы, киләчәкләре өметле аларның.
Гөлнур апа белән Ринат абый бер-берсен балачактан ук беләләр. Алар икесе дә тумышлары белән Зәй районы, Имәнлебаш авылыннан. Бер мәктәптә укып, дус-күршеләр булып үсәләр. Шуңа күрә аларның тормышка карашлары да охшаш. Кечкенәдән эшләп үскән, уйлап эш итүчән, үз дигәненә ирешү өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә өйрәнгән Ринат абый белән Гөлнур апа Тукай районына эшкә килеп, төпләнеп калалар. Бүгенге көндә алар  Калинино авылында яшиләр.
 -Без үз гомеребездә хезмәт итми тормадык. Тукай районы Суыксу авылында эшләдек. Мин ул вакытта яңа туган балам Айгөл белән идем. Колхоз җитәкчеләре миннән ашханәдә эшләвемне сорадылар. Комбайнерларны, кыр эшчеләрен ашата идек. Колхоз безгә эш тә, фатир да бирде. Яхшы шартлар тудылылгач, баланы бер әбигә карарга биреп, бик дус-тату эшләдек… Шунда Ренат белән Суыксудахезмәт куйдык. Аннары Чаллыга күчеп 8 ел яшәргә туры килде. Фермер хуҗалыклары булдырырга рөхсәт булды. Безне җир тартты. Җир дә, ферма да бирделәр. Сатып алдык. Ул ферма тигәнәк арасыннан күренми, тәрәзәләре юк иде. Шулай итеп эшләп киттек , -диләр алар.
Хановлар гаиләсенә эшне башлап җибәрү  авыр булган әлбәттә. Фермер булу -  авыр һәм җаваплы эшләрнең берсе, һәркем дә фермер була алмый. Аның өчен бик зур көч, тырышлык кирәк.  
-Тормыш та да, силкәтәсез булмый. Була аның агы, карасы,-ди Ренат абый Ханов.
-Авырлыклар күп булды, акчасызлык интектерде. Безне бу баләдән банк директоры Венера Бәхтигәрәевна бик булышты. Фермер дип яклап, безгә кредитны залог белән дә, залогсыз да биреп, безне бөлүдән коткарды. Ул вакытта кредит алулары бик кыен иде, процентлар 22-24 %ка җитте. Безне ул аңлап бер-ике процентка төшереп акча биреп торды, без эшләп түләп бардык. Авырлыкларны шулай кичердек. 20 ел дәверендә бик авыр чаклар булды инде. Туксанынчы елдан алып, 10 ел буе эшләр бик авыр барды.  Соңыннан гына хөкүмәт кредитларны киметте, безнең өчен файдалы программалар булдырды. 2012 елда гаилә программасына эләктек, тагын ике ферма җиткердек. Эш күләме күбәйде, керемнәр дә акча әйләнеше дә артты. Файдага эшли бешладык.
Менэ шундый авырлыклар аша башланып киткән фермерлык эше хэзерге вакытта гөрләп бара. Хәзер Гөлнур һәм Ренат Хановларның эшен балалары дәвам итә, хәтта оныклары да әлеге эшкэ бирелгэн.  Әнә, гаиләләрендә  Ренат Ханов 30 еллык стажы булган «иң өлкән фермер» исемен йортэ Өч кызлары— Чулпан, Айгөл, Гөлнара һәм кияүләре — фермерлар.  Яраткан оныклары- Артур да  бабасы эзеннән киткэн. Авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, Зәй районы Югары Пәнәче авылында зур ферма белэн идарә итә.  Балалары бар эшнен дә рәтен белә,  бар техникага да, тракторына да утыралар. 
-Балаларыбыз кечкенәдән үк эшнең тәмен белеп үстеләр, без бик бәхетле гаилә,-ди Гөлнур ханым.
-Тәрбия нәтиҗәсе–бәләкәйдән үк бабайлары янында үсү. Әтиләр безнең җәй көне бар эшкә куштылар. Алар чөгендер дә эшкәрттеләр, бәрәңге дә, аларга шуның өчен шикәр комы бирә иделәр. Ул заманнарда акча дигән әйбер дә булмады. Әти белән әнкәй нык эшләттеләр. Каралып бетә иделәр, инештә су коенып үстеләр. Мин дә, Ренат та аларга рәхмәтле. Үзләре дә. 
Хановлар  бик матур гомер кичерәлэр.  Балалары да әти-әнисенең хәер-фатихасын алып эш итәләр, әти-әти фикере алар өчен зур кыйммәткә ия.
Хановлар гаиләсе – үрнәк гаилә.  Авыл халкы да шушы гаиләгә карата яхшы мөнәсәбәттә, алар турында гел мактап телгә алалар.
-Пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче, үрнәк алырдай, мактап сөйләрдәй гаиләләр булу – зур куаныч. Мондый парларга караган саен соклану, олы ихтирам, ак көнләшү хисе арта.Үрнәк гаиләләр районыбызның, милләтебезнең матур киләчәгенә якты өметләр уята,- ди авылдашлары.
Ныклы, тату гаилә - бәхетнең нигезе. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, мәхәббәттә яшәгән парлар, hәрвакыт күңелдә хөрмәт hәм соклану уята. Илдә тынычлык булсын, матур гаиләләр hәм бәхетле сабыйлар тусын. Алай булса, безнең авылларыбыз да яшәр...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев