Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сентябрьгә юллар әзер булачак

«Көнбагышкай» микрорайонында юл төзелеше дәвам итә. Биредә яшәүчеләр юлсызлыктан җәфа чигә иде, ниһаять, быелның 1 сентябренә күптән көтелгән юллар салынып бетәчәк.

«Көнбагышкай»дагы юл төзелеше өчен «Камдорстрой» подряд оешмасы җавап бирә. «Туфрак күтәртү тәмамланды. Өслеккә ком һәм вак таш түшәү дәвам итә. Комның тиешле күләмнән – 70, вак ташның 30 проценты салынды инде. Белгечләр юллар белән киселешүче инженерлык корылмаларын – су, газ үткәрү торбаларын, электр челтәрләрен саклау чараларын күрәләр», – дип аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм көнкүрешне тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов. 
Узган ел биредәге юл төзелешенә бюджеттан 50 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 2021 ел башында – тагын шуның кадәр үк, ә июнь аенда – 100 миллион. Шул рәвешле, финанслау суммасы 200 миллион сум тәшкил иткән. Аз сумма булмаса да, җитәрлек түгел, чөнки юлларны проектлау бәясе генә дә 348 миллион сумга төшкән. 
«Тукай район судының карары бар, аның нигезендә без микрорайонда яшәүчеләрне транспорт хәрәкәте белән тәэмин итәргә тиешбез. Шуңа күрә, акча төзелешне тулысынча башкарып чыгарлык булмаса да, юллар транспорт йөрерлек дәрәҗәгә җиткерелеп, асфальт-бетон белән түшәләчәк. Безнең карамактагы акча лимиты асфальт-бетонның түбәнге катламын салу өчен җитәрлек, ә өске катламга калмый», – дип белдерде Рафаэль Игътисамов. 
Микрорайонда тукталыш павильоннары урнаштырыла, юлларга вакытлыча билгеләр дә төшереләчәк. Төп төзелеш эшләре тәмамлангач, 1 сентябрьдән, 119А санлы җәмәгать транспорты маршрутын ачу планлаштырыла. Ул көненә ким дигәндә өч мәртәбә йөриячәк. Аның Чаллыдан кузгалу вакыты әлегә тәгаенләнә, якынча 7:00, 9:00, 14:00 сәгатьләрдә һәм кичен булыр дип көтелә. Автобус шәһәрнең «Уют» кафесы» тукталышыннан «Көнбагышкай» аша «Восточный» микрорайонына кадәр йөриячәк. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев