Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәткенең яңа ишегаллары

Бәтке авылы урамнарында кызу эш кайный. Биредә күп фатирлы йортларның ишегаллары төзекләндерелә. Әлеге эш «Безнең ишегалды» республика программасы нигезендә башкарыла. Төзекләндерү мәшәкатьләре яздан ук башланган иде. Бүгенге көнгә барлык планда билгеләнгән эш 60 проценка үтәлгән. 

Бик тиздән Гагарин һәм Яңа урамнарында яшәүчеләр өр-яңа тротуарларның һәм юлларның уңайлыгын тоя башласа, балалар  заманча мәйданчыкларда уйнап куаныр. Төзекләндерелгән ишегалларын август аеның уртасына тапшыру планлаштырылган. «Ишегалларының алтысы инде тулысынча әзер дияргә була, берсендә тротуарлар һәм юллар салып бетерәсе бар. Яшелләндерү өчен билгеләнгән территорияләрне тәртипкә китерергә,  балалар мәйданчыкларына уен элементлары урнаштырырга, кер киптерү җайланмаларын көйләп куярга кирәк әле», – дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм көнкүрешне тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов. 
Күп катлы йортларда яшәүче бәткелеләр өчен ишегалларында ял итү мөмкинлеге дә тудырыла: биредә уңайлы утыргычлар куелачак. Барлык төзекләндерү эшләре 123 миллион сумга төшәчәк. 
Бәтке авылында быел ишегаллары гына түгел, мәктәп тә яңартыла.  Мәктәп бинасында капиталь төзекләндерү эшләре бара инде. Биредә барлыгы 88 миллион сумлык эш башкарылачак. Мәктәп бинасын гына түгел, аның территориясен дә тәртипкә китерү, юл һәм мәйданнарны яңарту, коймаларын алыштыру каралган. Укучылар иркенләп йөри алсын өчен тротуарлар салу планлаштырылган. Балалар өчен өр-яңа спорт белән шөгыльләнү һәм юл кагыйдәләрен өйрәнү мәйданчыклары да булдырылачак. 
Бәткелеләр өчен тагын бер куанычлы яңалык бар:  «Аленушка» балалар бакчасында төзекләндерү эшләре башлана. Рафаэль Игътисамов сүзләренә караганда, ремонт эшләре ике ел ярымга исәпләнгән. Ә быел үзләштерелергә тиешле сумма – җиде миллион сум тирәсе. 
 «Шул рәвешле, ишегаллары һәм мәгариф учреждениеләре үзгәртеп корыла, ягъни поселокның йөзе яңартыла. Алай гына да түгел, Бәткегә су үткәрү челтәрләре төзү проекты да әзерләнә әле. Хәзерге вакытта су белән тәэмин итүдә кыенлыклар булганлыгын беләбез. «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыятенең технологик сыеклык әзерләү идарәсе белән килешү бар, хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә карала. Киләчәктә Бәткедә су белән тәэмин итү проблемасы хәл ителәчәк», – диде Рафаэль Игътисамов.  
Бәтке поселогы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасында катнаша. Биредә тагын тротуарларны ЮХИДИ таләпләренә туры китереп төзекләндерү буенча ике миллион сумлык эш башкару күздә тотыла. Димәк, поселок яшәү өчен тагын да уңайлырак булачак. 

/ Фотолар Азат Надершиннан алынды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев