Һаваларда оча ике аккош
Бер мәхәббәт тарихы
Бүгенгедәй хәтеремдә –1958 елның Сабантуе иде. И-и-и, күңелле дә була иде ул чакларда ел буе көтеп алынган Сабантуе. Мәйдан гөж килә, кая карама гармун уйныйлар, дәртләнеп бииләр. Мәйдан уртасында – төрле уеннар, көрәш... Шулай, бер түгәрәк янына тукталдым. Гармунчы Мирас янып-пешкән, ашкына-ашкына бии. Биемичә түзеп кара! Сизәм, мине кемдер күзәтә, менә... күзләр очрашты. Мәһабәт гәүдәле ир-егет. Ул – матрос киеменнән. Ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаеп тора. «Менә егет ичмасам. Егетләрнең дә асылы!» Башыма иң беренче шундый уйлар килде. Ул егет Сабантуйның башыннан ахырына кадәр мине күзәтеп йөргән икән. Үзем дә бер күрүдә гашыйк булдым. Без яшь вакытта матрос егетләрнең кызлар каршында дәрәҗәсе югары иде. Матрослар – почетта! Армия хезмәтеннән ялга кайткан егетнең исеме Мирзанур икән. Ул кабат хезмәтенә китте, минем йөрәккә ут ягып, мәхәббәт очкыны салып китте. Язмыш диген инде, диплом алгач мине Чебенлегә (Мирзанур Чебенле егете) эшкә җибәрделәр. Шыпырт кына: «Мирзанур авылдамы? Сөйгән кызы бармы?» дип сораштырам. Менә шулай егет армиядән кайтып авылда эшли башлады. Очрашканда елмаеп исәнләшә, әлегә сүз катмый. Бергәләшеп спектакльләр куябыз. Репетиция вакытында очрашабыз. Егет озата кайтмый. Мин дә күңелдәгесен сиздермим – сер бирмим. Шулай бер-беребезне күзәткәләп кенә йөрибез. Беләм, ярата ул мине. Шуны сизү, шуны тою миңа рәхәтлек бирә, күңел канатлана.
Чебенле авылына нефтьчеләр килеп урнашты – гаиләлеләре дә, ялгызлары да бар. Бер кичне Рәшит исемле нефтьче егет мине озата килде. Капка төбенә җитүебез булды, шалт итеп арабызга Мирзанур килеп басты да: «Ул – минем кыз! Якын барасы булма!» диде. Алар якалашып калдылар, мин йөгереп өйгә кереп киттем. Менә шуннан соң гына очрашып йөрүләр башланды. Мирзанур – күркәм егет. Аңа авыл кызлары гашыйк. Тик ул мине сайлады. Бергәләп күп спектакльләрдә төп рольләр башкардык. Яңа ел бәйрәмендә ул – Кыш бабай, мин Кар Кызы булдык. Яшьлекнең иң матур хатирәләре булып саклана ул чаклар күңел сандыгымда. Аннары мине Калмия мәктәбенә күчерделәр. Очрашулар өзелеп тормады. Сагынуы көчле булгандыр, ике авыл арасы алты километр булса да, кич саен килеп йөри иде.
Сабантуе көнне гөрләтеп туй ясадык. Яхшы ир янында хатын-кыз гөл кебек чәчәк ата бит ул – шиңмәс гөлләр кебек идек. Җәйнең матур көннәрендә ул комбаинда эшләде. Икебез дә табигать яратучы хыялый балалар булсак та, ямьле болыннарда ял итәргә вакыт бүлә алмадык – дөнья кудык. Шулай да, Игәт урманы аланында ак ромашкаларга, зәңгәр кыңгырауларга килеп кунган аллы-гөлле күбәләкләргә сокланып, зәңгәр һәм сары мәтрүшкәләрнең хуш исенә ләззәтләнеп утырган чакларыбыз истә. Ел фасылының һәркайсын яратып яшәдек. Язлар – яшәртә, җәйләрен аеруча рәхәтлек кичерәсең, көзләрен бераз сагышлы, кышларның үз яме. Шулай үтә дә үтә гомер. Олыгайган кеше турында халык: «Гомер көзенә кереп бара» ди. Тик минем Мирзанурым гомер көзен көтеп җиткерә алмады – каты авыру аны арабыздан алып китте. Мин канаты каерылган кош кебек, өч сабыемны кочаклап тол калдым. Алты почмаклы өй җиткереп кергәч бик сөенгән идек. Тик без аның белән парлы булып ул өйдә биш ел гына яшәп калдык. Өй стеналарында аның кул җылысы саклана кебек.
Балаларым үскән саен йөрәк яраларының сызлавы басыла төште. Аларга таш эретердәй, бәгырь кисәрдәй ачы күз яшемне күрсәтмәдем. Беренче һәм соңгы мәхәббәтем гомерем буе озата бара. Күңелемдә аны тере итеп саклыйм. Сагыш сарганда иремнең хастаханәдән язган хатларын укыйм.
Мирзанур төшләремә сирәк керә. Яшьлектән бер аваз булып бергәләп күктәге болытларга утырып очабыз. Өрфиядәй болытларда югарыга, һаман югарыга күтәреләбез. Аның белән яшел болыннарда йөгерәбез. Ул миңа чәчәкләр өзеп бирә, ә үзе дәшми. Ул төшләрдән соң мин көне буе аны уйлап йөрим. Кайтып күрсә ул мине таныр идеме икән? Гомер буе аның мәхәббәте җылысында җылынып яшәгән Гөлфиясен бәлки танымас иде – мин бит инде сиксәннән узган карчык кеше. Юк, таныр иде! Таныр иде дә, кочаклап алыр иде!
Өстәмә. Язмамның исеме ни өчен шулай? Туебызда «Ике аккош» җырын башкарган идек. Халык әле дә шул җыр ишетелсә: «Әнә, сезнең җырны җырлыйлар» диләр, үзәкне өзеп.
Гөлфия Әһлиева.
Боерган авылы.
/ Фото Г.Әһлиевадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев