Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветеранны котладылар

Районыбызның Боерган авылында гомер итүче тыл ветераны Мингазетдинова Миңнебадәр Шәйморат кызы 95 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте.

Аны тәбрикләргә Тукай муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе  Гөлназ Галишина һәм Боерган авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакова, туганнары килде.
Миңнебадәр Шәйморатовнага РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты, Тукай районы җитәкчесе Фаил Камаевның бүләге һәм чәчәкләр тапшырылды.
Юбилярга озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр, Бөек Ватан сугышы чорында һәм тыныч вакыттагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Миңнебадәр әби котлаулар һәм бүләкләргә, өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы булган өчен ихлас йөрәктән рәхмәт әйтте.

Фото авторы Р. Зәкиев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев