Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа поселогының ял паркы нинди булыр?

Бәткедә төзекләндерү эшләренең кызган чагы булса, Яңа поселогында үзгәрешләр киләсе елда көтелә. Биредә «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы буенча мәдәният йорты тирәсе төзекләндереләчәк. Яңа поселогының парк зонасы төзекләндерү өчен иҗтимагый тирәлекләр сайлауда тавыш бирү буенча  лидерлыкка чыкты. Тавыш бирүгә тагын районның Күзкәй, Борды, Түбән Суыксу авыл җирлекләрендәге, «Татарстан» совхозы поселогындагы дүрт объект кулеган иде.

Бу атнада Яңа поселогы паркының нинди булачагы турында сөйләшү узды. Поселокта яшәүчеләр, активистлар, район башлыгы Фаил Камаев һәм республика башкаласыннан килгән белгечләр мәдәният йортына җыелдылар. Җыелышта катнашучылар үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен белдерделәр, сорауларын бирделәр. 
Әйе, мәсьәлә җитди, чөнки сүз паркның киләчәге турында бит. Теләкләр һәм тәкъдимнәр байтак булды, арадан берсе – концертлар уздыру өчен амфитеатр көйләү.  Поселокта яшәүчеләрнең тагын бер теләге бар: шушы җирлектән чыккан билгеле кешеләрнең дан аллеясын булдыру. Дискуссиядә катнашучылар аны Ватан сугышчылары һәйкәле каршында күрергә теләүләрен әйттеләр. Һәм, әлбәттә инде, спорт зонасы булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Өлкән яшьтәгеләр паркта скандинавча йөрү мөмкинлеге тудырылуын көтә.   
Паркның универсаль булачагын билгеләп үтәргә кирәк: биредә тынычлап ял итүне өстен күрүчеләргә дә, актив тормыш белән яшәүчеләргә дә уңайлы булыр дип көтелә. Утыргычлар куелган, тынычлап ял итү зонасы, чаңгы-роллер трассасы, спорт тренажерлары мәйданчыгы җиһазлау күздә тотыла. 
Башкаладан килгән проектлау оешмасы вәкилләре барлык тәкъдим һәм теләкләрне дикъкать белән тыңладылар. «Реновация» архитектура-инженерлык компаниясе белгечләре бер ай дәвамында паркны төзекләндерү проектын әзерләячәк. Аннары ул проект Яңа поселогында яшәүчеләргә тәкъдим ителә. Төзекләндерү эшләренә 23 миллион сум акча бүлеп бирелә. Ләкин, район башкарма комитеты вәкилләре билгеләвенчә, барлык планлаштырылган үзгәрешләрне башкарып чыгу өчен әлеге сумма җитәрлек түгел. Яңа поселогы, Бәтке кебек үк, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасында катнаша. Әлеге программа нигезендә булачак чаңгы-роллер трассасы буйлап койма кору һәм Ватан сугышчылары һәйкәле территориясен яңарту карала.  
Яңа поселогы мәдәният йортында алып барылучы капиталь ремонтны төгәлләү дә күздә тотыла. Әлеге максатка 40 миллион сум акча бирелә. Киләсе елга күл тирәсе тәртипкә китереләчәк, биредәге дамбаны капиталь төзекләндерү көтелә. Ягъни, ял итәргә яратучылар өчен тагын бер урын барлыкка килә, теләге булганнар балык та каптыра алачак. «Безнең ишегалды» программасына килгәндә, 2022 елда Яңа поселогында барлык күп фатирлы йортларның ишегаллары төзекләндереләчәк.  
Фото  Новый1,2, 3 / Фото Рустама Закиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев