8 декабрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанда үзара салым буенча референдумнарны 223 күзәтүче контрольда тота
Татарстанда иртәнге сәгать 7дә гражданнарның үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнарда тавыш бирү башланды.
-
Кабак ашы
Суровка поселогыннан Лилия Кыяметдинова кабактан аш рецепты җибәрде.
-
Калмашта очрашу
3 декабрь көнне Калмаш авылында инвалидлар декадасы кысаларында очрашу-концерт узды. Очрашуда пенсия фонды, социаль яклау һәм район үзәк дәваханәсе белгечләре катнашты. Теләге булган һәркем үзен борчыган сорауны бирә һәм белгечтән җавап ала алды. Авыл өлкәннәре өчен сый-нигъмәтләр, кайнар чәй белән өстәл әзерләнгән иде.
-
Татарстанның 14 районында яшәүчеләр бүген үзара салым буенча референдум үткәрә
Чарада 82 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.
-
Референдумнар өч участокта үтә
Аларның икесе Татарстан поселогында, берсе Сосновый Бор поселогында урнашкан.
-
Яңа мәйданчык барлыкка киләсе көнне түземсезлек белән көтәбез
Татьяна һәм Светлана Новокрещеновлар бертуганнар. Алар "Татарстан" совхозы поселогында туганнар, шушында гаилә корганнар, балалар үстерәләр.
-
Бүген "Татарстан" совхозы поселогында үзара салым буенча быелга соңгы референдум үтә
2639нчы сайлау участогында 1119 сайлаучы тавыш бирә. Сәгать 10га 250 кеше килде.
-
Белем алырга беркайчан да соң түгел
Районда «Өлкән буын университеты» эшләп килә. Быел университетта 6 төркемдә белем бирелде. Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү лицензиясе булган Калмаш урта мәктәбе базасында эшләп килүче «Өченче буын университеты»нда белем алган 16 кешегә шушы көннәрдә сертификат тапшырылды.
-
Язу карасы һәм... тормыш сабаклары
Компьютер заманы булса да, шариклы ручканы күп итеп сатып алам һәм, ни гаҗәп, бик тиз кулланып та бетерәм. Күпчелек вакыт текстны турыдан-туры компьютерда җыйсам да, рәхәтләнеп кулдан язарга да яратам. Бу хобби бугай. Яраткан шөгылемнең ярты гасырлык тарихы бар. Һәм ул шәмәхә төстәге язу карасы – перо белән бәйле.
-
Яшь әниләрне укырга чакыралар
«Демография» милли проекты кысаларында, өч яшькә кадәр бала белән декрет ялында утыручы һәм 0дән 6 яшькә кадәр балалары булган, эш урыннары булмаган хатын-кызлар өчен район мәшгульлек үзәге аша укулар оештырыла.
-
Туган телебезне саклыйк
Туган телебезне саклау максатыннан бик күп бәйгеләр үткәрелә. Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе моңа ачык мисал. Бу чараның муниципаль этабында урыннар алган укучылар 24 ноябрь көнне Тукай районының Иске Абдул авылына зона этабында чыгыш ясарга бардылар.