Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белем алырга беркайчан да соң түгел

Районда «Өлкән буын университеты» эшләп килә. Быел университетта 6 төркемдә белем бирелде. Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү лицензиясе булган Калмаш урта мәктәбе базасында эшләп килүче «Өченче буын университеты»нда белем алган 16 кешегә шушы көннәрдә сертификат тапшырылды.

«Өлкән буын университеты»нда укуларны оештыруның төп максаты компьютерда эшләргә өйрәтүдән гыйбарәт. Калмаш урта мәктәбе директоры, информатика укытучысы Айрат Габдуллин ике төркемдә укучы пенсионерларга компьютер белеме бирде. Мөгаллим өлкән буынның заманадан артта калмаска тырышуын ассызыклады: «Хәзерге заманда өлкән яшьтәге кешеләрнең күбесе компьютерда башлангыч дәрәҗәдә булса да белем алырга тырыша. Көнкүрешкә кагылышлы кайбер мәсьәләләрне өйдә утырган килеш, компьютер аша хәл итүнең уңай яклары күп. Моны өлкәннәр дә аңлады. 24 сәгатькә исәпләнгән программаны өлкәннәр өчен уңайлы итеп төзедек. Дәресләр атнага ике тапкыр кичке сәгать 7дән 9га кадәр үткәрелде. Өлкән буын укучылар арасында элек терлекчелек тармагында эшләгәннәр дә, балалар бакчасында хезмәт куючылар да, мәчеттә гыйлем алучы апалар да бар иде. Пенсия яшендәге укучыларым компьютер белемен алуда тырышлык күрсәттеләр. Авыл халкы бу төр укуларны бик хуплый. 2020 елда да «Өлкән буын университеты»нда компьютер белеме бирүне оештырсагыз иде дигән теләкләрен белдерәләр. Авыл халкының теләген исәпкә алып, киләчәктә дә бу эшне дәвам итәчәкбез», – диде ул. 
Айрат Габдуллин әйткән укучыларның берсе – игенчелек тармагында хезмәт куйган, агроном булып эшләгән Галия Әгъләмова. «Моннан 44 ел элек Калмашка килен булып төшкәндәге дулкынлануларымны искә төшерде бу укулар. «Өлкән буын университеты»на компьютерда эшләргә өйрәнә алырмынмы икән дип дулкынланып та, бераз гына куркып та бардым. Ярты гасырга якын яшәү дәверендә Калмашны үз иттем. Никах укытып Зөфәргә кияүгә чыккач, каенатам-каенанамны, иремнең туганнарын яраттым. Мәчетебездә көн саен төрле төркемнәрдә дини гыйлем бирелә. Мөгаллимәбез Рушания Борһанова хатын-кызларны Коръән укырга өйрәтә. Компьютерга өйрәнергә килгәч, беренче дәресләрдән үк үземне бик иркен хис иттем – укытучыбызның өлкәннәргә аеруча хөрмәт белән каравы ышаныч уятты. Шунысы да игътибарга лаек – безнең өчен катлаулы тоелган нәрсәләрне Айрат Салаватович җиңел итеп төшендерә алды. Кат-кат аңлатырга туры килгән очракларда сабырлык күрсәтте. Ә кайвакыт юмор белән күңелебезне дә күтәрде. «Өлкән буын университеты»на укырга йөргәнче төймәле телефонны уңайлы дип таба идем. Компьютердан файдалана белмәдем. «Өлкән буын университеты»нда белем алгач, сенсорлы телефон белән эшләргә, компьютерда шәхси кабинетымны ачып табибка язылырга, көнкүрешкә кагылышлы мәсьәләләрдә исәп-хисаплар ясарга, торак-коммуналь түләүләр башкарырга өйрәндем. Скайптан, ватсаптан файдалана башладым. Хәзерге заманны Интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Алдагы елда да өлкәннәр өчен компьютер дәресләре бирү дәвам итсен иде», – ди. Хак сүзләр. Замана белән бергә атлау – үз-үзеңә карата ышаныч уята һәм тормыш арбасыннан төшеп калмаска ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев