Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Язу карасы һәм... тормыш сабаклары

Компьютер заманы булса да, шариклы ручканы күп итеп сатып алам һәм, ни гаҗәп, бик тиз кулланып та бетерәм. Күпчелек вакыт текстны турыдан-туры компьютерда җыйсам да, рәхәтләнеп кулдан язарга да яратам. Бу хобби бугай. Яраткан шөгылемнең ярты гасырлык тарихы бар. Һәм ул шәмәхә төстәге язу карасы – перо белән бәйле.

Әтием егет чагында үз куллары белән усактан йорт салган. Әнием шунда, зур гаиләгә, район үзәгеннән килен булып төшкән. Ул заманда йортыбыз бик зур булмаса да, бездән кеше өзелеп тормады. Дүрт буынны берләштергән гаиләбез әтиемнең бертуган апасының кызы Гөлсинәне дә сыендырды. Гаиләбездәге иң кечкенә кеше – Чулпан сеңлем, иң олысы – әтиемнең әбисе Фатыйма карчык. Бала-чага алдында мактанырга теләп, безнең Фатыйма әбекәйгә йөз яшь дип сөйләгәнем әле дә булса истә. Дөреслектә, аңа 90нар тирәсе булган икән. Әнием, яшь килен буларак, ике каенанасына ярарга тырышып, совет армиясе сафларында – Германиядә хезмәт итеп кайткан каенэнесе Фәүзән абыйга зур хөрмәт белән карый торган, килгән-киткәнгә якты йөз күрсәтүче юаш, сабыр холыклы татар хатыны булды. Бездә һәр атнакич мунча ягыла һәм әтиемнең кияүдәге апасы, гаиләсе белән, кышларын тарантаска (кошевкага) төялешеп еш кына мунча керергә киләләр. Хәзер уйлап карыйм да, өебез вокзал шикелле булган икән бит. Кемдер килә, кайсыдыр китә, дигәндәй. Авылда гына түгел, читтә дә туганнар байтак булган, күрәсең. Әбекәй кичләре, еш кына ерактагы туганнарга хат яза торган иде. Аныкын аңламассың, төрлесенә төрле хәреф белән яза иде хатларын. Үзбәкстан якларына китеп төпләнгән туганнарга Коръән хәрефләре (гарәп имлясы) белән, кайберләренә латиницада, Уфадагы офицер энесе Нурулла зурәтәйгә әлифба хәрефләре (кириллица) белән яза торган иде. Әбиемнең хат язуын карап торырга яратам – тыным да чыкмый. Их, менә шулай яза белсәң иде ул! 
Ничек алай булгандыр инде, кышның бер көнендә, өйдә үзем генә калдым. Яшел шакмаклы өр-яңа клеенка җәелгән өстәлдә Гөлсинә апаның кара савыты белән перосы, дәфтәрләре тора. Кызыгам. Шул карага манып, кыек сызыклы дәфтәргә язып карасаң икән ул. Ә нигә, нигә язып карамаска әле?!. Гөлсинә миннән өч яшькә зуррак, ул беренче сыйныфта укый. Зәңгәр тышлы әлифбадагы хәрефләрне сырлап-сырлап, матур итеп язарга өйрәнеп бетте. Мин аңа каршы – өстәлнең икенче ягында утырып хәрефләр өйрәнәм. Менә шул хәрефләрне, үземчә инде, дәфтәр битенә яза да башладым. Кулларым шәмәхә карага буялып бетте. Алай гына булса икән! Берзаман... өйалды ишеге ачылды һәм, дөбер-шатыр китереп, киез итеккә сарган карны каккан тавыш ишетелде. Тәгаен, әбекәй бу. Тиз генә дәфтәрне җыеп куярга ниятләдем һәм... ялгыш кулым тиеп китеп, кара савыты клеенка өстенә авып китте һәм тәгәрәп идәнгә үк төште. Клеенкага кытлык еллар. Анысыннан да битәр, Гөлсинәнең китап-дәфтәрләренә язу карасы тигән булса? Ике дә уйламыйча, сиртмәле карават астына кереп качтым. Әбекәй килеп тә керде: «Рәхмәт төшкере, кайсыгызның эше бу? Клеенканы харап иткән бит...» дип үзалдына кемнедер тирги башлады. Карават астында тынымны да чыгармыйча ятам. Инде тәмам кич булды. Барысы да җыелышып бетте. Гөлсинә еларга тотынды: «Язу карасы түгелгән, дәфтәрем кыек-мыек хәрефләр белән сырланган» дип такмаклый. «Кем булыр бу? Аны Аллаһ Тәгалә күрә инде күрүен...» диешәләр олылар. Хәзерге акылым белән аңлыйм, алар минем карават астына кереп качканымны белгәннәр. Ләкин сабак бирергә уйлаганнар. 
Сабый аңыма шуны киртләп куйдым – Аллаһ Тәгалә караңгы төндәме, кояшлы көндәме, кеше барында яисә беркем булмаганда да, барлык гамәлеңне белеп, ишетеп, күреп тора. «Мин ул – хәреф язучы да, ялгыш караны түгүче дә», – дип карават астыннан өн салдым. Әнием, күпмедер дәрәҗәдә курка калган юаш әнием, карават астыннан мине тартып ала да, җылы кочагына кыса. «Әгәр үзең әйтмәгән булсаң, табагач белән кундыра идем», – ди миңа әбекәй. «Килен, кулың барыр идеме шул сабыйга тияргә», – дип мине яклаша йөз яшьлек Фатыйма әбекәй олыгаеп беткән килененә үпкәле караш ташлап. Бераздан барысы да көлеп җибәрәләр. 
...Берничә елдан әтием белән әнием, бик тырышып, тайгада үскән, колач җитмәслек ак чыршы бүрәнәләрдән зур итеп өй салдылар. Анда да кеше өзелеп тормады. Зур бәхет-сөенечләр, авыр хәсрәтләр һәм югалтуларның шаһиты булырга туры килде ул йортыбызга. Нигәдер затлы бүрәнәдән салынган зур йортыбыз түгел, усактан салынган, идәнен үзем шәмәхә кара белән тамгалаган иске өебез һаман да төшләремә керә. 
P.S. Мәктәптә укыганда әле белми идем, ни өчен әбиемнең өч төрле имляда хат язганын. Университетта укыганда гына төшендем – революциягә кадәр татар халкында гарәп имлясы кулланылышта булган. Аннан соң, дин кысрыклангач, Коръән гарәп имлясында булгач, Совет хөкүмәте татар халкын латин графикасына күчергән. Анысын да сәяси яктан куркыныч дип тапканнар һәм татар халкын кириллицага күчергәннәр. Шул сәбәпле, әбием кайсы туганы нинди имляда укырга-язарга өйрәнгән булса, шул хәрефләр белән аңа хат язган. Ә үзе ул остазбикә кызы Шәмсиҗиһан әбекәй өчесен дә яхшы итеп өйрәнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев