8 июнь 2022 яңалыклары
-
Укучылар иҗаты
Энҗе Галиәхмәтова- Калмия авылын китапханәсендә эшли. Ул газетабызның актив хәбәрчесе, буш вакытларында каләм дә тибрәтә. Аның шигырьләре туган җиргә дан җырлый, аның гүзәллеген сурәтли. Укучыларыб игьтибарына аның берничә иҗат “җимешен” тәкьдим итәбез.
-
Шифалы эчемлек авыруларны аякка бастыра
Ул - сарымсак, бал һәм алма серкәсеннән ясалган шифалы эчемлек. Аны әзерләү өчен 1 чынаяк алма серкәсе, 1 чынаяк бал, 10 теш сарымсак кирәк. Сарымсак тешләрен тышыннан һәм эчтәге элпәдән арчыгыз. Аннары аларны бал һәм алма серкәсе белән бутап, тыгыз ябыла торган банкага салып куегыз. Шифалы эчемлекне суыткычта сакларга кирәк.
-
Үтәкенебезне онытмыйк
Һәр авылның үз көе, үз җае. Без дә башка төбәк-авыллардан артта калмаска тырышып яшибез. Төп шушы авылда туып-үскәннәр, сөйләштек тә кичен җыелып алдык. Бу юлы музейлар көненә багышлап чара оештырдык әле. Муллануров Зөлфәт абый белән Әһлиуллина Зәйнәп апа беренчеләрдән башлап безнең булачак музеебызга дип экспонатлар әзерләп бирделәр. Бүген аларны авыл халкына тәкъдим иттек. Бүгенге заман укучы балалар быргы, барабаннарны күреп шаккатып карадылар. Кул тегермненә бодай салып әйләндереп карау олыларга да кызыклы булды. Авылдашлар үзләрендә сакланган борынгы эш кораллары, өй җиһазлары һ.б. ларны алып килгәннәр иде. Шулар арасында Зәйнәп апаның силәле бишеге, җәмкие, сагыз агызу бүрәнкәсе (воронка), Рәмзиянең каз оясы, Әлфиянең кул тегермне барыбызны да үзенә җәлеп итте. Безнең авыл халкы, борын заманнардан ук бик тырыш, бик күп төрле шөгыльләр белгәннәр.
-
Бәйрәм күңелле үтте
Балаларны яклау көне быел бездә аеруча истәлекле булды. Мәдәният йорты ишек алдына барлык балалар: мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, җирлектә яшәүче, кунакка кайтучы барлык балалар чакырулы иде.
-
Бүген - социаль хезмәткәрләр көне
Хөрмәтле халыкны социаль яклау хезмәткәрләре, кадерле ветераннар!
-
Авыл туризмын үстерү мөhим
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.
-
Укучыларыбыз иҗаты
Асия Метшина – Иштирәк авылында туып-үскән һәм шул җирлектә намуслы хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан эшсөяр. Ул кадерле әти-әнисен, газиз балаларын, оныкларын һәм туган җирен яратуын шигъри юлларга салырга – каләме белән «сөйләшергә» ярата. Бу шөгыле аңа күңел тынычлыгы бирә. Газетабызның актив хәбәрчесенә сәламәтлек, балалар игелеге телибез.
-
Юллар төзекләндереләчәк
Тукай районы Башкарма комитеты 2022 елга төзелеш программасына кертелгән юллар исемлеген раслады. Исемлектә биш объект. Район бюджетыннан алар өчен 37 миллион сум акча каралган. Мерәс авылының Үзәк урамын төзекләндерү өчен 2,1 миллион сум бүлеп бирелә, Зур Шилнәнең Титов урамын ремонтлауга 12,2 миллион сум тотылачак, 11,2 миллион сум акча исә Кече Шилнәдә Московская урамына төзекләндерүгә җибәрелә. Кнәз урта мәктәбен ремонтлау өчен 2 миллион сум акча бүленде.. Круглое Поледагы предприятияләргә бара торган юлны төзекләндерү 9,2 миллион сумга төшәчәк.
-
Әйдәгез, манты пешерәбез!
Сабантуена кунакларны тәмле манты белән сыйлагыз. Мантыны ашаганда бернинди тартынусыз – иркенләп, тәменә төшенеп, рәхәтләнеп ашарга кирәк.