Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз иҗаты

Асия Метшина – Иштирәк авылында туып-үскән һәм шул җирлектә намуслы хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан эшсөяр. Ул кадерле әти-әнисен, газиз балаларын, оныкларын һәм туган җирен яратуын шигъри юлларга салырга – каләме белән «сөйләшергә» ярата. Бу шөгыле аңа күңел тынычлыгы бирә. Газетабызның актив хәбәрчесенә сәламәтлек, балалар игелеге телибез.  

«Якты юл»  – милләт җаны
Язылдыңмы, «Якты юл»га?
«Якты юл» – милләт җаны.
Туры сүзле, киләчәкле,
Тормышның якты таңы.

Бик кирәкле уй-фикерне
Турыдан ярып бирә.
Хәбәрләрне татарча да, русча да
Сан саен төгәл итеп җиткерә.

Бер  битендә –  «Авылым кешеләре»
Икенчесендә – «Хатлар – күңел көзгесе»...
Барысы да яктыртыла яраткан газетамда, 
Шуңа күрә килә укып кына торасы.

Килсәң редакциягә, каршы ала
Кызларның  ачык йөзле, сөйкемлесе.
Эч сереңне рәхәтләнеп сөйлисең аңа,
Чөнки ул ышанычлы, әманәтлесе.

Язылдыңмы, «Якты юл»ыбызга?
Язылмаган булсаң, йөгер тизрәк!
«Якты юл»га язылмыйча, аны укымыйча 
Райондашларым, ничек яшәмәк кирәк?!

Әдәпле булыйк


Тормыш матур – гүзәллекне күрә белсәң,
Алсу таң нурыннан яктылык җыя алсаң.
Язылган тәкъдиреңә канәгать булсаң, 
Аллаһ биргән нигъмәткә шөкер итсәң.

Фанилыкта кылган барлык гамәленә 
Кыямәттә хисап тотачак һәрбер  бәндә.
Бу фани дөнья – мәңгелек түгел,
Бер көнне әҗәлең җитәсен онытма син дә!

Картаеп та, яшь килеш тә, сабый чагында да
Фанилыктан бакыйлыкка күчәләр,  беләбез.
Кабер газаплары, Мизан, Хисап бирү –
Шулар хакында истә тотыйк һәммәбез.

Әгәр дә син гайбәтләр сөйләп йөрсәң,
Башка кешеләрнең гөнаһасын тикшереп.
Әгәр дә кешедә гел кимчелек кенә күрсәң,
Төзәт әхлагыңны, әле соң түгел, диеп.

Исән чагында төзәтеп була ялгышны,
Холыкны да яхшыга үзгәртеп була.
Бу фани дөнья бик тиз үтә дә китә,
Мәңгелеккә барасыңны нык уйла.

Күңелемнең кыллары
Кыш көнендә карлар көрәгәч,
Ишек алларым – ялт итә.
Тормышымда да бураннар булып
Кайгы «көртләре» өя күңелемә.

Скрипка кылы сыман 
Күңел кылларым киерелә.
Кинәт өзелмәсен диеп
Каләмемне алам кулыма.

Үзем үтәсе юлымны
Үзем көрәп алга барам.
Каләмем белән кәгазьгә
Барлык хисләремне салам.

Бәхет


Бәхет бит ул кисәк кенә
Күктән төшми дускаем.
Аның барлыгын белер өчен
Эшләргә кирәк, җаным.

Арып кайткач сине өйдә
Көтеп торучың булса – бәхет. 
Туганнарың белән бергә
Җыелышсаң, ул да – бәхет.

Шулай, дустым, бәхет 
Аз-азлап, тамчылап җыела.
Эш сөймәгән ялкауларга
Бәхет күктән төшәр сыман тоела.


Асия Метшина, Иштирәк авылы


 
        


 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев