Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучылар иҗаты

Энҗе Галиәхмәтова- Калмия авылын китапханәсендә эшли. Ул газетабызның актив хәбәрчесе, буш вакытларында каләм дә тибрәтә. Аның шигырьләре туган җиргә дан җырлый, аның гүзәллеген сурәтли. Укучыларыб игьтибарына аның берничә иҗат “җимешен” тәкьдим итәбез.

Калмиям
Кырларым тулы карлыган
Тугайларда ак каен
Ак каен төшләргә керә
Сине сагынган саен,
Калмия,авылкаем.
Су буйларына төшәмен
Аккошлар кайткан саен.
Исемә төшкән чакларда
Мин җырлармын көн саен
Калмия,авылкаем.
Сиңа булган мәхәббәтем
Чагыла адым саен,
Күгеңдә йолдыз җемелди,
Озата моңлы аең
Калмия авылкаем.


БЕЗНЕН ЯК
Безнең як ул, гүзәл як
Нурлы һәм чәчәкле як
Елгаларына сокланып,
Моңланып, яратып бак.

Җәй көннәрен дә чыгабыз
Болыннарга,кырларга
Җиләк-җимешләр җыябыз
Әй, күңелле урманда!.
Кичләрен аулак өйләрдә
Уйныйбыз да, биибез.
Шул вакытта бер мәлдә
Сөйгән ярны эзлибез.

АК  КАЕН
Ак каенга карап моңсу калам
Искә төшә яшьлек чакларым
Икәү бергә каен тирәсендә,
Уйнап ускән бала чакларым.
Бала чакта иптәшләрем белән
Каен тирәсенә жыелып
Утыра идек бергә җырлар җырлап
Учак жылысында җылынып.
Ләкин хәзер минем иптәшләрем
Таралышты төрле якларга
Картаялар инде каен кебек
Бэхет телэп калам аларга.
Хэзер инде каен да картайды
Ләкин әле минем яшь чаклар
Онытылмый һәрчак искә төшә
Бала чагындагы учаклар.

ЯРАТАМ
Яратам мин Агыйделнең,
Дулкынланып агуын.
Яшь чактагы учакларның
Ялкынланып януын.
Яратам мин авылымның,
Матур айлы кичләрен.
Тәмле ипиләр пешергән
Якты жылы мичлэрен.
Яратам мин туган якның
Игеннәрен,кырларын.
Армый -талмый эшләүче,
Эш сөючән улларын.
Яратам аның һавасын,
Йолдызларын,айларын.
Бигърәк ямьле була торган
Анын апрель,майларын.

Аерылмам илемнән.
Синнәндә ягымлы
Гузәл җир бар микән?
Синнәндә кадерле,
Сөйкемле юк,иркәм.
Син туган ягымның
Йөрәге икәнсең.
Сөйгәнем шикелле,
Өзелеп көткәнсең.
Алдыңда баш иям,
Кабатлыйм күңелдән
Аерылмам Иделдән,
Үз туган илемнән.

Туган авыл
Туган ягым-авылым да,
Сызылып алсу таң ата.
Таң атканда өзелеп сайрап
Сандугачлар моң тарта.
Һәрбер үлән таныш миңа,
Һәрбер сукмак тапталган.
Кайларга гына барсамда,
Сагынып кайтам,онталмам.
Истә булыр һәр вакытта,
Яшьлегем,балачагым.
Саклый бит ул,искертмичә
Йөрәгем сагышларын.

Кеше килә гөрләп яшәр өчен
Кеше килә гөрләп яшәр өчен,
Шушы матур якты дөньяга.
Кара йөзләр бик күп икән хәзер,
Кагылып китә кайчак миңа да.
Мин курыкмыйм инде хәзер сездән,
Кимсетүләр бик күп күргәнгә.
Күңелемдә балкый якты кояш,
Иман  нурларына күмгәндә.
Өзгәләнеп җаным өзелсә дә,
Чишмә булып акса күз яшем.
Бәхет мине һәрчак кочып үтә,
Рәхмәт, Аллам, түгел мин ятим.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев