Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юллар төзекләндереләчәк

Тукай районы Башкарма комитеты 2022 елга төзелеш программасына кертелгән юллар исемлеген раслады. Исемлектә биш объект. Район бюджетыннан алар өчен 37 миллион сум акча каралган. Мерәс авылының Үзәк урамын төзекләндерү өчен 2,1 миллион сум бүлеп бирелә, Зур Шилнәнең Титов урамын ремонтлауга 12,2 миллион сум тотылачак, 11,2 миллион сум акча исә Кече Шилнәдә Московская урамына төзекләндерүгә җибәрелә. Кнәз урта мәктәбен ремонтлау өчен 2 миллион сум акча бүленде.. Круглое Поледагы предприятияләргә бара торган юлны төзекләндерү  9,2 миллион сумга төшәчәк.

Районда юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү йөзеннән юлларга ясалма киртәләр дә урнаштырачаклар. Алар Новотроицкое, Шилнәбаш, Тләнче-Тамак, Мәләкәс, Иске Абдул, Калмаш,  Әҗмәкәй авылларында һәм Яңа поселогы  урамнарында булачак. Моннан тыш, Комсомолец почелогында Яр буе урамында  җәяүлеләр сукмагы төзү планлаштырыла. Моның өчен 1,4 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
 

/фото редакция архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев