Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Әйдәгез, манты пешерәбез!

Сабантуена кунакларны тәмле манты белән сыйлагыз. Мантыны ашаганда бернинди тартынусыз – иркенләп, тәменә төшенеп, рәхәтләнеп ашарга кирәк. 

Камыр өчен кирәк:
100 мл җылы су, 100 мл сөт, 2 йомырка, 1 аш кашыгы зәйтүн мае, ярты бал кашыгы тоз, 500 г он.


Фарш өчен кирәк:
700 г сыер ите, 3-4 баш суган, 1 баллы борыч, 1 йомырка,  тәменчә тоз, борыч.

 

Манты әзерләгәндә кирәк:
    1 баш суган,  кишер, аш кашыгы томат пастасы, 1 стакан су, тәменчә тоз,  кыздырыр өчен 1 аш кашыгы сары май, табынга чыгарыр өчен атланмай белән катык, каймак.
      Сөт белән җылы суны, зәйтүн мае белән йомырканы бергә кушып туглыйбыз, тоз сибәбез. Шул катнашмага иләнгән он кушып, камыр изәбез. Әзер камырның өстен каплап, ярты сәгатькә калдырып торабыз. Ит белән суганны, баллы борычны иттарткычтан чыгартабыз. Әзер фаршка тоз, борыч салып, әйбәтләп туглыйбыз. Фарш әзер. Камырны юка җәем итеп җәеп, шакмакларга кискәлибез. Һәрбер шакмакның очларын ябыштырмый гына тоташтырып, әйләндерәбез. Уртасына бер бал кашыгы фарш салабыз. Манты кырыйларын тоташтырып, ябыштырабыз. Аста калган «таҗчык»лар сыман камыр кырыйларын төзәткәлибез. Сары майны табада эретеп, туралган суган белән угычтан уылган кишерне йомшарганчы гына кыздырып алабыз.
Томат пастасы кушып, болгатабыз. Тоз, су өстибез. Әлеге катнашмага кайнау кергәч, мантыларны шунда салып, табаның капкачын томалап, 10 минутка талгын утка куябыз. 11. Әзер мантыларны яшелчәле соус белән, петрушка аш тәмләткеч үлән белән бизәп, табынга чыгарабыз. Һәрбер манты өстенә атланмай кисәге куйсагыз да була.
Манты янына майлылыгы югары булган каймак, үзегез оеткан әче катык, үзегез әчеткән сөт чыгарсагыз да була.
Кәгазь тастымал куярга онытмагыз. Ә иң мөһиме: манты ашаганнан соң, яшел чәй чыгарырга кирәк.
/Фото редакция архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев