Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм күңелле үтте

Балаларны яклау көне быел бездә аеруча истәлекле булды. Мәдәният йорты ишек алдына барлык балалар: мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, җирлектә яшәүче, кунакка кайтучы барлык балалар чакырулы иде.

Мәйданда яңгырап торган музыка, күңелле ыгы-зыгы үзе үк тирә-якка  ямь тарата. Көнен генә күр: иртәдән үк  җылы нурларын  сибеп ялт итеп кояш чыкты. Мәйдандагы искиткеч зур батутларны, пират-аниматорларны күргәч, балалар шатлыгының чиге булмады. Балаларны бәйрәм белән итеп авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова, Равил Миннехуҗинның ярдәмчесе Сәрия Сәхәбетдинова  җылы котладылар. 
Төрле уеннар, конкурслар, кем әйтмешли, мәйдандагы балаларны бөтереп алды. Кемнәрдер батутта сикерә, конкурсларда катнашалар, пират-аниматорлар уеннарның ниндиләрен генә уйлап тапмыйлар!Мәйдан гөр килә, битарафлар юк монда. Конкурсларда, уеннарда катнашучыларга төрле кызыклы сувенирлар да әзерләгәннәр. Балалар дөньяларын онытып бәйрәм итә! Ә бәйрәм күрергә килгән  әти-әниләр, әби-бабайлар сабыйларының сәләтләрен, активлыгын күреп сөенеп карап торалар. Уенның берсе бетүгә икенчесен игълан итәләр. Вәт бәйрәм ичмасам – 150 ләп бала җыелган иде мәйданга, барысы да рәхәтләнеп күңел ачты. Ул да булмады – бәйрәм күчтәнәче, 200 тәмле туңдырма килеп җитте. Балалар ярата торган сый инде бу, куанып кабул иттеләр. Онытылмас мизгелләр күп булды. Бәйрәмдә алган хисләр, кызыклы мизгелләр еллар узгач та безнең балаларның  кайтып-кайтып исләренә төшеп сагындырыр әле.
Ә кулыма каләм алуның төп максаты – авыл җирлегендә уза торган бөтен чараларда матди ярдәм күрсәтүче Борды авыл җирлегеннән сайланган район Советы депутаты  Равил Миннехуҗинга газета аша бөтен авыл халкы исеменнән  рәхмәтебезне җиткерү. Аллага шөкер, депутатыбыздан бик уңдык. Әле  Бөек Җиңү көнендә генә тыл ветераннарын күчтәнәчләр биреп, авыл халкын тәмле пылау белән сыйлап сөендергән иде, балалар бәйрәме дә тулысы белән аның матди ярдәме белән үткәрелде. Бу игелекле кешегә саулык, уңышлар телибез.

Валентина Тимофеева
/Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев