Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шифалы эчемлек авыруларны аякка бастыра

Ул - сарымсак, бал һәм алма серкәсеннән ясалган шифалы эчемлек. Аны әзерләү өчен 1 чынаяк алма серкәсе, 1 чынаяк бал, 10 теш сарымсак кирәк. Сарымсак тешләрен тышыннан һәм эчтәге элпәдән арчыгыз. Аннары аларны бал һәм алма серкәсе белән бутап, тыгыз ябыла торган банкага салып куегыз. Шифалы эчемлекне суыткычта сакларга кирәк.

Ач килеш 2 аш кашыгы күләмендә эчәргә кирәк. Артыннан су, я булмаса чәй кабып куярга була, ләкин бу эчемлекне авыз иткәннән соң 15 минут дәвамында бернәрсә дә ашарга ярамый. Шифалы эчемлекнең файдасын инде бишенче көнгә үк сизәсең. Хәлсезлек, баш авыртулар бетә, ашказаны эшчәнлеге яхшыра һәм организмның гомум тонусы әйбәтләнә. Анемия, йокысызлык, астеник синдромнан җәфа чигүчеләргә бу менә дигән дәва!
Әлеге катнашма күп кенә авырулар белән көрәштә көчле дәва чарасы булып тора. Бума, гипертония, түлсезлек, җенси көчсезлек һәм хәтта рак авырулары бу тылсымлы дәвалау чарасына каршы тора алмый. Эчемлекнең тәэсире иммунитетны арттыру һәм организмдагы «начар» холестерин дәрәҗәсен киметү белән бәйле. Сарымсак, бал һәм алма серкәсеннән ясалган шифалы эчемлекне ике атна дәвамында даими кулланганнан соң авыруның иң авыр формасы белән чирләүчеләрнең дә хәле яхшыра. Бу, иң беренче чиратта, әлеге катнашманың ингредиентлары тәэсиренә бәйле. Эчемлекне һәркемгә кулланырга ярый, моңа медицина каршылыклары юк. Хәтта бөтенләй сау-сәламәт кешеләр өчен дә бал, сарымсак һәм алма серкәсеннән ясалган эликсир – чын табыш ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев