Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үтәкенебезне онытмыйк

Һәр авылның үз көе, үз җае. Без дә башка төбәк-авыллардан артта калмаска тырышып яшибез. Төп шушы авылда туып-үскәннәр, сөйләштек тә кичен җыелып алдык. Бу юлы музейлар көненә багышлап чара оештырдык әле. Муллануров Зөлфәт абый белән Әһлиуллина Зәйнәп апа беренчеләрдән башлап безнең булачак музеебызга дип экспонатлар әзерләп бирделәр. Бүген аларны авыл халкына тәкъдим иттек. Бүгенге заман укучы балалар быргы, барабаннарны күреп шаккатып карадылар. Кул тегермненә бодай салып әйләндереп карау олыларга да кызыклы булды. Авылдашлар үзләрендә сакланган борынгы эш кораллары, өй җиһазлары һ.б. ларны алып килгәннәр иде. Шулар арасында Зәйнәп апаның силәле бишеге, җәмкие, сагыз агызу бүрәнкәсе (воронка), Рәмзиянең каз оясы, Әлфиянең кул тегермне барыбызны да үзенә җәлеп итте. Безнең авыл халкы, борын заманнардан ук бик тырыш, бик күп төрле шөгыльләр белгәннәр.

Чишмәләре дә байтак булган Әҗмәкәйнең. Данлыклы «Муллахмәт коесы», «Түбән оч чишмәсе», шуларның «Ерак чишмә» дип аталганының суы бик салкын ләкин ул бик тәмле булган. Без белмәгән борын заманнардан алып халык чәйгә суга шунда йөргән. Әле безнең яшьтәгеләр дә шул чишмәгә суга йөрдек. Шул чаклардагы йола буенча, яшь киленнәргә су юлы күрсәтәсе булса, әлеге «Ерак чишмә»гә кадәр киленне озата барганнар. Ә яшь килен, су юлы күрсәтүчегә, бүләк әзерләгән. Ул чишмә авылны чыгып киткәндә, хәзерге Сәхаповлар урамында, дөресрәге Чаллыдан авылга кайтып керә торган олы күпер кырында булган. Еллар үтеп бу чишмә сакланмаган. Әмма аның турында матур хатирәләрне күңел түрләрендә саклап йөртүчеләр бар. «Мин авырлы чакта, шул чимәдәге суны эчәсем килде, кияүем белән салкын су алып кайттык. Ии, тәмле дә булды инде шул салкын су, өйдәгеләрне дә сыйладык»,- дип сөйләде Рәмзия Сәхабиева. Кыш көне дә шунда суга йөргәннәр. «Ерак чишмәдән» су алып кайтканда, чиләкләрне карга куеп ял итеш иде. Чиләкләргә кар ябышып бозланып ката. Мин, суның тамчысы да түгелә күрмәсен дип, борчыла идем»,- ди Мәрьям Әхмәтгәрәева. «Ерак чишмә»гә барганда тау төшеп, тау менергә кирәк, яңгырдан соң юл бик сазлана, «сулы чиләкләр белән егылып түбәнгә тәгәрәп төшкән чакларыбыз да булды инде шул су юлында»,- дип сөйләде Фәимә апа Гыйлметдинова. Түбән очта яшәүчеләр дә шунда суга йөргәннәр. Аларга бер чакрым араны барып кайтырга туры килгән. Чама белән, моннан 52 еллар тирәсе элек «Ерак чишмәгә» суга йөрүчеләр булмагандыр инде. Менә шул чакларны искә төшереп, көянтә чиләкләребезне иңнәребезгә куеп, бер төркем хатын-кызлар шул чишмә юлыннан әйләнеп кайттык. Бик күңелле күренеш булды. Әле өс киемнәребезне дә борынгыча итәргә тырыштык. Икенче көнне авыл халкыннан җыйган экспонатлардан көйләнгән «Урам музее» карадык. Яшь чактагыча, әңкәйләр җырларын көйләдек. Безне күрергә дип өлкәннәр дә килде. Иң өлкәнебез Зәйнәп апа иде. Бик күңелле кичә булды, гел элекечә инде. Гореф-гадәтләрне онытмыйк.

Әнисә Әшрәпова

Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев