7 июль 2026 яңалыклары
-
МХО ветераннары өчен яңа һөнәри мөмкинлекләр ачыла
Тукай районында махсус вакансияләр ярминкәсе узды. Анда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары эшкә урнашу, һөнәри белем алу һәм дәүләт ярдәме чараларын рәсмиләштерү буенча адреслы консультацияләр алды.
-
Чаллы табиблары йөрәге уң якта урнашкан пациентка ярдәм күрсәтте
Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе белгечләре сирәк анатомик үзенчәлеккә ия булган 37 яшьлек ир-атны дәвалаган. Коронавирус инфекциясеннән соң аның хәле начарайган, йөрәк ритмы бозылу һәм хроник йөрәк җитешсезлеге ачыкланган. Табиблар ярдәме белән пациентның хәле тотрыклыланган, соңрак аңа Мәскәү клиникасында электрокардиостимулятор урнаштырылган.
-
Татарстанда пассажирлар ташуның бердәм операторы булдырылачак
Татарстанда пассажирлар йөртүне тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен бердәм оператор булдыру планлаштырыла. Киләчәктә республикада бердәм билет системасы эшли башларга, шулай ук юл өчен түләү хезмәтләрен бер платформага тупларга мөмкин.
-
Татарстанда СВО катнашучыларына 20 дән артык ярдәм чарасы каралган
Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 20 дән артык төрле ярдәм чарасы тәкъдим итә. Аларның шактый өлеше гражданнардан өстәмә мөрәҗәгать таләп итмичә башкарыла.
-
Калмаш китапханәсендә игелекле очрашу узды
Калмаш авыл китапханәсендә укучылар һәм тыл волонтерлары белән очрашу узды. Чара кысаларында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы нәшер иткән «Геройлар янәшәдә» республикакүләм әдәби конкурсы җиңүчеләренең әсәрләре тупланган яңа басма тәкъдим ителде.
-
Яңа уку елыннан беренче сыйныфларда өй эше булмаячак
Россиядә яңа уку елыннан беренче сыйныф укучылары өчен өй эше тулысынча гамәлдән чыгарыла. Моңа кадәр аны бирергә рөхсәт ителсә дә, үтәү вакыты бер сәгатьтән артмаска тиеш иде.
-
Татарстанда ятим балаларга югары уку йортына кергәндә нинди ташламалар каралган
Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган абитуриентлар югары уку йортларына кергәндә дәүләт тарафыннан каралган берничә ярдәм чарасыннан файдалана ала. Алар арасында махсус квота буенча уку, бушлай әзерлек курслары һәм конкурс вакытында өстенлекле хокук бар.
-
Бүген Татарстанда яшенләп яңгыр явачак, җил көчәячәк
7 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана, дип хәбәр итә синоптиклар.