Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Татарстанда ятим балаларга югары уку йортына кергәндә нинди ташламалар каралган

Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган абитуриентлар югары уку йортларына кергәндә дәүләт тарафыннан каралган берничә ярдәм чарасыннан файдалана ала. Алар арасында махсус квота буенча уку, бушлай әзерлек курслары һәм конкурс вакытында өстенлекле хокук бар.

Махсус квота буенча уку

Дәүләт вузлары бюджет урыннарының кимендә 10 процентын ташламалы категориядәге абитуриентлар өчен калдыра.

Бу квота буенча конкурс еш кына зур булмый, шуңа күрә укырга керү җиңелрәк булырга мөмкин. Әмма БДИны яки вуз үткәргән имтиханнарны уңышлы тапшырып, кирәкле минималь балларны җыю мәҗбүри.

Конкурста өстенлек

Әгәр берничә абитуриент бер үк күләмдә балл җыйса, закон буенча өстенлек ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яшьләргә бирелә.

Бушлай әзерлек курслары

Бу категориягә кергән яшьләр дәүләт вузларында керү имтиханнарына әзерләү курсларын бер тапкыр бушлай үтә ала. Алар имтиханнарга яхшырак әзерләнергә ярдәм итә.

Нинди документлар кирәк?

Ташламалардан файдалану өчен үз статусыңны раслаучы документлар тапшырырга кирәк. Алар арасында:

  • ата-ананың үлем турында таныклыгы;
  • ата-ананы ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында суд карары;
  • опека һәм попечительлек органыннан белешмә.

Бу документлар гариза, паспорт һәм белем турындагы документлар белән бергә кабул итү комиссиясенә бирелә.

Әгәр ташлама бирелмәсә

Күп очракта ташлама документлар җитмәгәнгә бирелми. Бу вакытта җитмәгән кәгазьләрне тапшырып, гаризаны яңадан бирергә мөмкин.

Әгәр студентны вуздан чыгарсалар, соңыннан яңадан укырга кергәндә дә махсус квота буенча белем алу хокукы саклана. Моннан тыш, кайбер югары уку йортлары түләүле бүлектә укучы ятим балалар өчен дә ташламалар тәкъдим итә. Алар турында мәгълүматны вузның кабул итү комиссиясеннән белергә була.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев