Калмаш китапханәсендә игелекле очрашу узды
Калмаш авыл китапханәсендә укучылар һәм тыл волонтерлары белән очрашу узды. Чара кысаларында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы нәшер иткән «Геройлар янәшәдә» республикакүләм әдәби конкурсы җиңүчеләренең әсәрләре тупланган яңа басма тәкъдим ителде.
Укучы — китапханәнең төп байлыгы
Калмаш авыл китапханәсендә узган әлеге чарага аеруча җылы һәм күтәренке мохит иңгән иде. Китапханәнең иң зур байлыгы — аның тугры укучылары булса, бу көнне бирегә килгән кунаклар — олы йөрәкле, үзләренең игелекле хезмәтләре белән авылдашларына үрнәк булган волонтер апалар иде. Аларны күрүгә үк күңелләрдә бәйрәм рухы туды, чөнки һәр килүләрендә алар мәдәният учагына яңа сулыш өрәләр.
Тарих һәм бүгенге көн көзгесе
Китапханәче очрашуны гадәти бер кичә буларак кына түгел, ә илебездә баручы кайнар вакыйгалар, анда геройларча һәлак булган ир-егетләребезнең якты истәлеге һәм тылда армый-талмый хезмәт куючы волонтерлар турындагы тирән эчтәлекле сөйләшү рәвешендә оештырды. Бүгенге көндә халкыбызның рухи көзгесе булып торган «Геройлар янәшәдә» китабы коры фактлар җыелмасы гына түгел. Ул — безнең бүгенгебез, тарихыбыз һәм киләчәгебез. Журналистлар һәм язучылар үз әсәрләрендә илебез иминлеге өчен җанын да кызганмаган хәрбиләрнең язмышын тирән итеп тасвирлаган. Китапханәче шушы китапка кергән геройлар турында язылган әсәрләргә аерым тукталып үтте, авторларның иҗаты белән таныштырды һәм бу басманы һәркемгә укырга тәкъдим итте.

Күзләрдәге яшь бөртекләре
Бу чыгыш очрашуга килүчеләрнең берсен дә битараф калдырмады. Волонтер апаларның күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәде, чөнки һәр әсәрне китапханәче йөрәге аша уздырып, чын күңелдән таныштырды. Сагышлы да, горур да булган бу кичә катнашучыларның рухын баетты, күңелләрен пакьлады.
Чара ахырында һәркайсы шушы кыйммәтле китапны кулына алып, аны өенә алып кайту, гаиләсе, балалары һәм оныклары белән бергәләп уку теләге белән таралышты. Бу очрашу тагын бер кат исбатлады: чын каһарманнар еракта түгел, алар безнең арабызда, безнең янәшәбездә яши.

Фото: район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев