Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Чаллы табиблары йөрәге уң якта урнашкан пациентка ярдәм күрсәтте

Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе белгечләре сирәк анатомик үзенчәлеккә ия булган 37 яшьлек ир-атны дәвалаган. Коронавирус инфекциясеннән соң аның хәле начарайган, йөрәк ритмы бозылу һәм хроник йөрәк җитешсезлеге ачыкланган. Табиблар ярдәме белән пациентның хәле тотрыклыланган, соңрак аңа Мәскәү клиникасында электрокардиостимулятор урнаштырылган.

Чаллы табиблары йөрәге уң якта урнашкан сирәк очрый торган үзенчәлекле пациентка ярдәм күрсәтте. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев үзенең МАКС каналында хәбәр итте.

Автокалада яшәүче 37 яшьлек ир-атның хәле коронавирус инфекциясе белән авырганнан соң начарлана башлаган. Ул табибларга мөрәҗәгать иткән, белгечләр аңа тулы тикшерү үткәргән.

«Тикшерүләрдән соң пациентта йөрәк ритмы бозылуы — аритмия ачыкланды. Моның нәтиҗәсендә хроник йөрәк җитешсезлеге барлыкка килгән, бу үз чиратында бөерләр һәм бавыр эшенә дә тискәре йогынты ясаган», — дип сөйләде 5нче шәһәр хастаханәсе кардиологы Альбина Башарова.

Табиблар пациент өчен иң нәтиҗәле дәвалау ысулын сайлап, аның хәлен тотрыклыландыра алган. Шуннан соң ир-ат Мәскәүдәге академик В. И. Шумаков исемендәге Трансплантология медицина тикшеренү үзәгенә җибәрелгән.

Башкала клиникасында пациентка электрокардиостимулятор урнаштырылган. Яңа җайланма йөрәк эшчәнлегенең тотрыклы ритмын саклау өчен көйләнгән. Дәвалану нәтиҗәсендә ир-атның тын кысылуы кимегән, гомуми хәле яхшырган, тормыш сыйфаты сизелерлек күтәрелгән.

Хәзер пациент табибларның даими күзәтүе астында кала. Ул вакыт-вакыт консультацияләр уза, кирәкле тикшеренүләр һәм анализлар тапшыра. Белгечләр йөрәк, бөер һәм бавыр эшчәнлеге күрсәткечләрен контрольдә тотып, дәвалау тактикасын аның хәленә карап җайлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев