Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Яңа уку елыннан беренче сыйныфларда өй эше булмаячак

Россиядә яңа уку елыннан беренче сыйныф укучылары өчен өй эше тулысынча гамәлдән чыгарыла. Моңа кадәр аны бирергә рөхсәт ителсә дә, үтәү вакыты бер сәгатьтән артмаска тиеш иде.

Россиядә 2026–2027 уку елыннан беренче сыйныф укучыларына өй эше бирелмәячәк. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының РИА Новости агентлыгы танышкан хатында хәбәр ителә.

Документта әйтелгәнчә, яңа боерык нигезендә беренче сыйныфларда өй эшләре тулысынча гамәлдән чыгарыла. Шулай ук барлык фәннәр буенча өй эшен бер сәгать эчендә үтәү нормасы да документтан алып ташланган.

Элегрәк гамәлдә булган методик тәкъдимнәр буенча беренче сыйныф укучыларына өй эшен бирергә рөхсәт ителә иде. Әмма ул акрынлап кына кертелергә, ә аны үтәүгә бер сәгатьтән артык вакыт сарыф ителмәскә тиеш дип каралган иде.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев