Бүген Татарстанда яшенләп яңгыр явачак, җил көчәячәк
Яңалыклар

Бүген Татарстанда яшенләп яңгыр явачак, җил көчәячәк

7 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана, дип хәбәр итә синоптиклар.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Аерым районнарда яшенле яңгыр, кайбер урыннарда боз явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк.

Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 6–11 метр белән исәчәк, урыны белән кыска вакытка 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +12...+17 градус булачак, көндез +24...+29 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев