5 ноябрь 2015 яңалыклары
-
«Чишмә башы» бәйгесе Мәләкәс авылына килеп җитте
Мәләкәс авылы «Чишмә башы» («Истоки») бәйгесе кысаларында 3 нче ноябрьдә тамашачыларны үз иҗаты белән таныштырды. Мәдәният йорты сәхнәсендә «Питрау» керәшен халык фольклор коллективының кечкенәләр һәм яшьләр төркеме «Өй саклау» йоласын күрсәтте. Авылының символына презентация оештырылды, Мәләкәс авылына багышлап язылган җыр (Р.Сәетгәрәева сүзләре, Р.Семенова көе) җырланылды. Концерт алдыннан авыл халкы, кунаклар...
-
Мәләкәстә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан концерт оештырдылар (фото)
3 нче ноябрьдә Мәләкәс мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Гөрләшеп яшик әле» дип аталган концерт үтте. 5 ел рәттән бу концерт авыл яшьләре көче белән куела. Монда «Яшьлек» бию коллективы, «Питрау» фольклор коллективы, «Кәмит компания» театры катнаша. Сәхнәдә җыр, бию, миниатюралар үрелеп барды. Гаврилов Саша, Анисимов Валера, Шайхразиева Алия,...
-
«Татар халык курчагы» бәйгесендә катнашырга ашык
Районда «Татар халык курчагы» дип исемләнгән районкүләм күргәзмә-бәйгесе бара. Татар милләте мәдәниятен, халык иҗатын саклап калу, туган як, татар халкы тарихына кызыксыну уятуга, яңа сәләтләр ачуга һәм башка төрле максатлар белән оештырылган әлеге бәйге ике этаптан тора. Сайлап алу этабы 2-8 ноябрь көннәрендә районның мәдәният, белем бирү учрежденияләрендә үтә. Бәйгенең...
-
Бюджеттан тыш оешмаларда минималь хезмәт хакы 7309 сум
ТР Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координацион советы һәм Министрлар Кабинетының 2015 елның 2 октябрендә кабул ителгән уртак килешүе нигезендә, Татарстан Республикасының бюджеттан тыш оешмаларында минималь хезмәт хакы айга 7309 сумнан да ким булмаска тиеш дип билгеләнде. Бу суммага компенсацион һәм эшкә стимул бирүче башка өстәмә түләүләр дә керә.
-
Ноябрь ахырына хоккей тартмалары төзек булырга тиеш
Үткән атнада төзелеш объектларын карап йөргәндә, район башлыгы Васил Хаҗиев ноябрь азагына райондагы барлык хоккей мәйданчыклары кышка әзер булырга тиеш дигән иде. Бүгенге көндә җирлекләрдә хоккей тартмаларын төзү, төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу атнаның дүшәмбе көненә Сәмәкәй һәм Шилнәбаш авылындагы хоккей мәйданчыклары төзелеп беткән диярлек. Мәктәп территориясендәге әлеге корылмаларның баганалары...
-
Һөнәргә тугрылык
Шушы көннәрдә Тукай район судының иң тәҗрибәле хөкемдарларының берсе, хезмәттәшләре арасында югары әзерлекле һөнәр остасы буларак абруй казанган, дәрәҗәле юрист Әнвәр Мансуровның биредә эшли башлавына 30 ел тулды. Тукай суды коллективы Әнвәр Фоат улы белән лаеклы рәвештә горурлана, район халкы, җәмәгатьчелек алдында да абруе зур аның. Судка йомышы төшкән барысы...
-
Алдакчыларга 20 мең сумын «бүләк иткән»
Эчке эшләр бүлеге газета битләре аша социаль мошенниклардан саклану хакында һәрдаим кисәтеп торса да, алдакчылар кармагына эләгүчеләр һаман да табыла тора. Күптән түгел бер райондашның улың җәяүлене бәрдерде, шуңа күрә тиз арада 20 мең сум акча кирәк дигән шалтыратуга ышанып, алдакчыларның счетына алар әйткән сумманы күчерү очрагы теркәлде. Югыйсә, зыян...
-
Халык дружиначыларына таныклык тапшырдылар
Эчке эшләр хезмәткәрләре көне алдыннан, үткән атна җомгасында район буенча Эчке эшләр бүлегенең актлар залында халык дружиначыларына таныклык тапшыру тантанасы узды. Аны аларга полиция подполковнигы Роберт Хөснетдинов тапшырды.