Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ноябрь ахырына хоккей тартмалары төзек булырга тиеш

Үткән атнада төзелеш объектларын карап йөргәндә, район башлыгы Васил Хаҗиев ноябрь азагына райондагы барлык хоккей мәйданчыклары кышка әзер булырга тиеш дигән иде. Бүгенге көндә җирлекләрдә хоккей тартмаларын төзү, төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу атнаның дүшәмбе көненә Сәмәкәй һәм Шилнәбаш авылындагы хоккей мәйданчыклары төзелеп беткән диярлек. Мәктәп территориясендәге әлеге корылмаларның баганалары...

Үткән атнада төзелеш объектларын карап йөргәндә, район башлыгы Васил Хаҗиев ноябрь азагына райондагы барлык хоккей мәйданчыклары кышка әзер булырга тиеш дигән иде.

Бүгенге көндә җирлекләрдә хоккей тартмаларын төзү, төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу атнаның дүшәмбе көненә Сәмәкәй һәм Шилнәбаш авылындагы хоккей мәйданчыклары төзелеп беткән диярлек. Мәктәп территориясендәге әлеге корылмаларның баганалары куелып, бортлары ясалган, һәр тиешле эш башкарылган.

- Ике атна дигәндә «Тукайтеплогаз» оешмасы безнең мәктәп территориясендә 20гә 30 метр булган хоккей мәйданчыгын төзеп бетерде. Хәзер инде суыкларны көтәбез, анда бозга катырасы гына калды, - диде безгә телефоннан Шилнәбаш мәктәбе директоры Финсилә Шәрифуллина.

Реклама

Сәмәкәйдә дә 30га 15 метр зурлыктагы мәйданчыкны эшләтеп җибәрү өчен салкыннар гына кирәк. Шулай да, мәктәп территориясендә эш туктамый. Биредә эшләүче «АвтоСтройИнком» подряд оешмасы мәктәп спорт залын төзекләндерү белән дә шөгыльләнә. Әлеге вакытта эшчеләр залның иске идәннәрен алып, аны алыштыру белән шөгыльләнәләр, стеналарны буяу, электр чыбыкларын көйләү белән бәйле эшләр дә байтак. Яңартылган залда укучылар өчен киенү-чишенү бүлмәләре һәм башка уңайлыклар булдырылачак.

Фоторәсем Google эзләү системасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X