Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәләкәстә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан концерт оештырдылар (фото)

3 нче ноябрьдә Мәләкәс мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Гөрләшеп яшик әле» дип аталган концерт үтте. 5 ел рәттән бу концерт авыл яшьләре көче белән куела. Монда «Яшьлек» бию коллективы, «Питрау» фольклор коллективы, «Кәмит компания» театры катнаша. Сәхнәдә җыр, бию, миниатюралар үрелеп барды. Гаврилов Саша, Анисимов Валера, Шайхразиева Алия,...

3 нче ноябрьдә Мәләкәс мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Гөрләшеп яшик әле» дип аталган концерт үтте. 5 ел рәттән бу концерт авыл яшьләре көче белән куела. Монда «Яшьлек» бию коллективы, «Питрау» фольклор коллективы, «Кәмит компания» театры катнаша.

Сәхнәдә җыр, бию, миниатюралар үрелеп барды. Гаврилов Саша, Анисимов Валера, Шайхразиева Алия, Саватеев Саша, Адамова Алена, Асылгәрәева Алинә башкарган җырларны, концертны алып баручы Фартдинова Эльмира һәм Әхмәтгалиев Илдар үткән бәйрәмнәргә, яңа туган гаиләләргә багышлады.


Адамова Л.Н, Мәләкәс авылы мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев