Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Чишмә башы» бәйгесе Мәләкәс авылына килеп җитте

Мәләкәс авылы «Чишмә башы» («Истоки») бәйгесе кысаларында 3 нче ноябрьдә тамашачыларны үз иҗаты белән таныштырды. Мәдәният йорты сәхнәсендә «Питрау» керәшен халык фольклор коллективының кечкенәләр һәм яшьләр төркеме «Өй саклау» йоласын күрсәтте. Авылының символына презентация оештырылды, Мәләкәс авылына багышлап язылган җыр (Р.Сәетгәрәева сүзләре, Р.Семенова көе) җырланылды. Концерт алдыннан авыл халкы, кунаклар...

Мәләкәс авылы «Чишмә башы» («Истоки») бәйгесе кысаларында 3 нче ноябрьдә тамашачыларны үз иҗаты белән таныштырды. Мәдәният йорты сәхнәсендә «Питрау» керәшен халык фольклор коллективының кечкенәләр һәм яшьләр төркеме «Өй саклау» йоласын күрсәтте. Авылының символына презентация оештырылды, Мәләкәс авылына багышлап язылган җыр (Р.Сәетгәрәева сүзләре, Р.Семенова көе) җырланылды.

Концерт алдыннан авыл халкы, кунаклар игътибарына «Оста куллар ясаган могҗиза» дип аталган күргәзмә тәкъдим ителгән иде. Аны китапханәче Лидия Фартдинова әзерләде. Авылыбыз остабикәләренең кул эшләреннән тупланган күргәзмә һәркемнең күңеленә хуш килде, дип хәбәр итә Людмила Адамова, Мәләкәс авылы мәдәният йорты директоры.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, Тукай районының авыл мәдәният йортлары арасында узучы «Чишмә башы» («Истоки») фольклор смотр-бәйгесендә җиңүчеләрне сез дә сайлый аласыз. Моның өчен «Якты юл» газетасы сайтында интернет тавыш бирү оештырылды. Чыгышы охшаган коллективның беренче булуын телисез икән, «Тавыш бирү» рубрикасына рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X