Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәргә тугрылык

Шушы көннәрдә Тукай район судының иң тәҗрибәле хөкемдарларының берсе, хезмәттәшләре арасында югары әзерлекле һөнәр остасы буларак абруй казанган, дәрәҗәле юрист Әнвәр Мансуровның биредә эшли башлавына 30 ел тулды. Тукай суды коллективы Әнвәр Фоат улы белән лаеклы рәвештә горурлана, район халкы, җәмәгатьчелек алдында да абруе зур аның. Судка йомышы төшкән барысы...

Ачык судлар - тәрбия чарасы

Әнвәр Мансуров Тукай район судында 1985 елда эшли башлый. Казан дәүләт университеты дипломы алган яшь белгечне шунда ук хөкемдар итеп билгелиләр. Биографиясенең бу өлеше турында ишеткәч, бераз гаҗәпләнеп сорау биреп куям:

- Ничек алай? Хәзер бит хөкемдар булу өчен ким дигәндә 5 ел юрист стажы кирәк.

- Ул вакыт өчен бу акланган чара дип саныйм. Юрист дипломы алганчы мин үзем шактый тормыш мәктәбен үттем. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Минзәлә педагогия көллиятендә белем алдым. Аннан соң Актаныш районында өч ел урта мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыттым. Аннары «КамАЗ»ның двигательләр заводында слесарь-ремонтчы булып эшләдем. 23 яшемдә Казан дәүләт университетына укырга кергәндә мин инде шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган, төрле коллективларда эшләп, кешеләрне танырга өйрәнгән идем. Университетта укыганда Эчке эшләр министрлыгында практика узуым да файдага булды. Диплом алып эшкэ килгәндә миңа инде 28 яшь иде. Хәзерге яшьләр башлыча мәктәп тәмамлаганнан соң, югары уку йортына керә. Диплом алу вакытына тормыш тәҗрибәсе дигән зур багаж тупларга өлгермиләр, хөкемдар булу өчен кануннарны белү генә җитми, кешеләрнең эчке дөньясын таный белергә, бик сизгер психолог та, аналитик та булырга кирәк. Ә ул сыйфатлар еллар узгач, тәҗрибә белән килә.

Әнвәр Фоат улы судта эшли башлаган беренче елларында ничек итеп автобус, кайвакытта хәтта тракторларга утырып ерак авылларга барып, ачык утырышлар үткәргәннәрен искә ала. «Халык катнашында предприятие, клуб, мәктәпләрдә узган мондый процессларның тәрбияви әһәмияте зур иде, - ди ул. - Әлеге хөкем утырышларында җәмәгатьчелектә киң яңгыраш тапкан җинаять, гражданлык эшләре генә түгел, көнкүрештәге гади бәхәсләр дә карала иде һәм алар халыкның хокукый белемнәрен, культурасын арттыруга ярдәм итте».

Кайбер эшләрне караганда көлке хәлләр дә килеп чыга. «Коры закон» гамәлдә вакытта көмешкә куу гадәте керде. Андый кырын эш белән шөгыльләнүчеләрнең эшләре дә еш кына халык тулы клуб, колхозларның утырыш залларында тикшерелә. Шундый эшләрнең берсен караганда көмешкә куучы аннан табып алынган браганы, исерткеч түгел, бары тик дуңгызлары өчен ясалган витаминлы өстәмә ул дип аклана. Мондый көлкеле хәлләрне яшь хөкемдар каләмгә алып «Чаян» журналында бастыргалый.

Бер коллективта - 30 ел

Әнвәр Мансуров 30 ел район судында җинаять, гражданлык, административ эшләрне тикшерә һәм хөкем итә. Кайберләрендә минем үземнең дә, редакция хәбәрчесе буларак, катнашканым бар. Кече Шилнә авылында булган фаҗигале хәлне караганда хөкемдарның утырышны ничек эзлекле, төгәл алып баруына шахит булдым. Эчкече улын үтергән анага карата җинаять эше каралды. Суд утырышында ананы кызганган шаһитлар тикшерү барышында биргән аңлатмаларын үзгәртеп сөйли башладылар. Төрмәдән кайткан арада әнисен бик интектергән, өйдән әйберләр сатып эчкән бу бәндә өчен ананың зинданга эләгүен беркем дә теләми иде. Хөкемдар төгәл сораулар биреп, кире какмас дәлилләр китереп ул көнне булган вакыйгаларны тулысынча гәүдәләндерде. Улын үтергән анага ирегеннән мәхрүм итү янаса да, аңа шартлы җәза бирелде. Олы яшьтә булуы, элекке эшендә, авылда уңай бәяләнүе, улының әнисен даими интектереп соңгы чиккә җиткерүе, район җәмәгатьчелеге, авылдашларының «Якты юл» газетасы редакциясе аркылы юллаган аңа карата кырыс чара кулланмауны сораган үтенече исәпкә алынды.

Әнвәр Фоат улы белән эшләгән адвокатлар да, прокуратура хезмәткәрләре дә аның таләпчән, төгәл, үз эшенең чын остасы булуын әйтәләр. Җәза биргәндә дә кешенең гаебе тулысынча расланырга, канун кысаларында булырга тиеш. Тәҗрибәле хөкемдар үзе процесста катнашкан кайбер адвокатларның эшләренә җавапсыз каравын өнәп бетерми. Кирәк булган өчен генә килеп туган нигезсез дәлилләрен тар-мар китерә, тәҗрибәле хөкемдарны алдыйм, башын бутыйм димә. «Ул үзендә булган төгәллекне, үтә җаваплы карашны башкалардан да таләп итә. Бүтәнчә була да алмый, биредә бит кеше язмышлары хәл ителә. Әнвәр Фоат улының һәр гамәле, чыгарган һәр карары кануннарга нигезләнә», - ди аның турында адвокат Әлфия Гәрәева.

Югары инстанцияләрдән килгән тикшерүләр хөкем карарын үзгәрешсез калдырды

Утыз ел бик озын гомер бит. Күпме хөкем карарлары чыгарылган. Әнвәр Фоат улыннан аеруча истә калганнары бармы дип кызыксам.

- Бар инде алар. Мисал өчен, 25 ел элек Казаннан килгән өч кеше Круглое Полега баручы маршрут автобусында кайтучы бер ир-атны алып төшеп, кыйнап, киемнәрен талап алалар. Кышкы 33 градус салкында тимер юлда ташлап калдыралар. Юлларны караучы аны табып алып, үлемнән коткара. Җинаятьтә гаеплеләр тотылды. Алар инде моңа кадәр дә ирекләреннән мәхрүм ителгән булганнар. Бу җинаять кешелексезлеге белән аерылып тора иде, җинаятьчеләр үз корбаннарын суыкта туңып үләргә калдырганнар бит. Аларны 12 елга ирекләреннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгардым. Төрмәдә булган шул вакыт эчендэ кассация тәртибендә тикшерүләр туктамады. Хөкем карары гадел түгел дип шикаятьләрне кайда гына язмадылар. Тикшерүләр Казаннан, Мәскәүдән, әллә кайлардан килде, алар да хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

- Әнвәр Фоатович, бу исә хөкем карарларының бары тик канун нигезендә кабул ителүен, ә суд утырышында китерелгән дәлилләрнең кире какмаслык булуын раслый, иң югары инстанцияләрдән килгән тикшерүләр дә инә төртерлек тә гаеп таба алмаган.

Сез күп еллар җинаять эшләрен тикшереп, хөкем карарлары чыгарасыз. Адвокатлар Тукай судының хөкем карарлары чыгарганда мәрхәмәтлерәк булуын, ешрак Җинаятьләр Кодексында каралган җәзаның иң югары чиген түгел, минималь җәза бирелүен әйтәләр.

- Барысы да канун нигезендә. Без күбрәк авыл кешеләре белән эш йөртәбез. Аларның психологиясе башка. Җинаять явыз ният белән эшләнмәгәндә, беренче тапкыр булганда, гаепләнүче уңай яктан бәяләнгәндә - бу карарны йомшартучы сәбәп була, ә кабат җинаять кылучыларга карата җәза кырыс.

- Әнвәр Фоатович, соңгы елларда каннуннарның гуманлаша баруы, җәзаларның йомшара баруы уңаеннан бәхәсләрне ишетергә туры килә. Бу уңайдан сезнең фикерегез ничек?

- Җәзаны катылатуның җинаятьчелекнең кимүенә китермәве бу инде расланган әйбер. Ул халыкның хокукый культурасын үстерү, тәрбия мәсьәләсенә барып тоташа.

- Әнвәр Фоатович, безнең илдә үлем җәзасы бирү туктатылган. Бу уңайдан да фикерләр бер төрле генә түгел. Хөкемдарларның да кайберсе аны кире кайтару яклы, икенчеләре моңа каршы. Ә сезнең фикерегез ничек?

- Кайбер кешегә карата хөкем чыгарганда, моның мәңгегә төзәләсе юк дип уйлыйсың, коточкыч җинаятьләр бар бит. Андый чакларда, үлем җәзасы торгызылсын иде дип уйлыйсың. Ул очракта җәзага тартылучының гаебе кире какмаслык, ныклы итеп нигезләнгән, катгый дәлилләнгән булырга тиеш.

- Әнвәр Фоатович, сез җинаять эшләреннән тыш, гражданлык, административ эшләрне дә карыйсыз. Судка күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.

- Күпчелек милек белән бәйле мәсьәләләр. Килгән зыянны кайтарту буенча мөрәҗәгатьләр күп. Бу иминиятләштерү очраклары, банк кредитларын кайтару, поручительләрдән түләттерү, аннары регресс тәртибендә бурычлыдан түләтү. Җир белән бәйле эшләр шактый. Узган ел 4 авыл җирлеге башлыгын хуҗалык кенәгәсеннән ялган выпискалар биргән өчен җавапка тарттык. Җир кишәрлекләре белән мошенниклык гамәлләре кылган өчен хөкем ителү очраклары бар.

- Әнвәр Фоатович, 30 ел бер коллективта эшләвегезнең сере нәрсәдә?

- Эшемне яратып башкардым. Районнарга суд рәисе итеп чакырган чаклары да булды, элеккеге район Советы башкарма комитеты рәисе Фаяз Мөҗәһитов хакимияткә эшкә чакырды, әмма мин һөнәремә тугры калдым, бу урында минем файдам күбрәк булыр дип уйладым. Безнең Тукай район суды электән үк кадрларның тотырыклылыгы белән аерылып тора. Коллективтагы уңай мохит эш өчен бик мөһим.

- Хезмәтегезне яратып эшләгәнсез. Шул халәтне балаларыгызга да күчерә алдыгызмы?

- Әйе. Кызым да, улым да минем эздән китте. Һөнәремне ярату аларга да күчте. Икесе дә юристлар. Улым Казанда тикшерү комитетында эшли, кызым өченче бәбиен алып кайтты, хәзер бала карау буенча ялда. Балаларым, гаиләм белән бик горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев