Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдакчыларга 20 мең сумын «бүләк иткән»

Эчке эшләр бүлеге газета битләре аша социаль мошенниклардан саклану хакында һәрдаим кисәтеп торса да, алдакчылар кармагына эләгүчеләр һаман да табыла тора. Күптән түгел бер райондашның улың җәяүлене бәрдерде, шуңа күрә тиз арада 20 мең сум акча кирәк дигән шалтыратуга ышанып, алдакчыларның счетына алар әйткән сумманы күчерү очрагы теркәлде. Югыйсә, зыян...

Шуңа бәйле рәвештә, Эчке эшләр бүлеге алдакчылардан саклану кагыйдәләрен райондашларга тагын бер кат искәртеп үтү зыян итмәс дип саный.

Мошенникларга кешенең күз карасы кебек итеп саклаган кыйммәтле әйберләре дә, бөртекләп җыйган акчасы да берни түгел - иң мөһиме үз кесәләренә байлык керсен. Аларның гамәлләреннән гадәттә ялгыз яшәүчеләр, пенсионерлар, инвалидлар, ягъни яклар кешесе булмаганнар зыян күрә.

Телефон, компьютер һәм электрон архивлар аша кеше турында күп мәгълүмат алып була. Әгәр телефоннан шалтыраткан таныш түгел кеше сезнең турыда ни дә булса белә икән, шунда ук шикләнергә кирәк. Мәсәлән, түбәндәге очраклар еш кабатлана.

Сезгә поликлиникадан шалтыратабыз, үзегездә яки туганыгызда куркыныч чир таптык, аны дәваларга кыйммәтле дару яки операция кирәк булачак, диләр. Ышанмагыз - чын табиб мондый мәгълүматны беркайчан да телефоннан хәбәр итми.

Реклама

Улыгыз, кызыгыз, туганыгыз, якыныгыз юл һәлакәтенә, больницага, полиция кулына эләкте, аны коткару өчен акча түләргә кирәк, диләр. Хәтта якыныгызның тавышын ишеттерсәләр дә ышанырга ярамый - ачыклау мөһим. Чөнки бүгенге техника тавышны төрлечә үзгәртергә сәләтле.

Шулай ук инде күптәннән килә торган алдау төре - таныш түгел номердан телефонга хәбәр килә. Анда сезнең кыйммәтле бүләк отуыгыз, аны алу өчен билгеләнгән счетка акча салырга кирәклеге турында әйтелә.

Таныш булмаган номерга СМС җибәрергә яки шалтыратырга кушарга да мөмкиннәр. Беркайчан да алай эшләмәгез. Мондый очракларда полициягә шалтыратыгыз, дип кисәтәләр хокук сакчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X