Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Халык дружиначыларына таныклык тапшырдылар

Эчке эшләр хезмәткәрләре көне алдыннан, үткән атна җомгасында район буенча Эчке эшләр бүлегенең актлар залында халык дружиначыларына таныклык тапшыру тантанасы узды. Аны аларга полиция подполковнигы Роберт Хөснетдинов тапшырды.

Бер елга якын эшләп килүче халык дружинасының хокук саклаучыларга күрсәткән ярдәменең мөһимлеген ассызыклап, башкарган хезмәтләренә хөрмәт күрсәтү максатыннан җыйдылар аларны бу көнне. Полициянең төрле бүлекләрендә эшләүче хезмәткәрләр белән тулган залда Биклән, Иштирәк, Комсомолец, Иске Абдулның ирекле халык дружинасы вәкилләре иң беренче рәтләрдә урын алды.

Сүз уңаеннан, районда халык дружиналарын оештыру турындагы карар былтыр декабрь аенда кабул ителгән иде. Аннары аның Уставы расланды, дружиначыларның командиры итеп, Ильбухтино авылында яшәүче Эчке эшләр органы пенсионеры һәм авылның ветераннар советы рәисе Сергей Морозов сайланды. Шул көннән алып, халык дружинасы хокук саклау органнарына җинаятьләрне кисәтү юнәлешендә ярдәм итүгә кереште.

Әлеге вакытта районда 141 кешене берләштергән халык дружинасы бар. Аның составына һәр авыл җирлегендә булдырылган 23 отряд керә. Дружина әгъзаләре районда үтүче рейдларда, участок вәкаләтлеләре белән бергә авылдагы, шулай ук район күләмендә үтүче массакүләм чараларда җәмәгать тәртибен саклауда катнашалар. Әйтик, агымдагы елның тугыз ае эчендә дружиначылар 92 профилактик рейдка, 20дән артык массакүләм чараларга чыкканнар. Халык дружинасы әгъзаләре ярдәмендә 4 җинаять ачылган, 600дән артык административ хокук бозулар кисәтелгән. Таныклык тапшырган көнне шуның һәммәсе турында янә бер сөйләп, искә алдылар.

- Ирекле халык дружинасының киләчәктә дә безгә ярдәмче булып каласына ышанабыз, шуңа өметләнәбез. Сезгә әлеге хезмәтегез өчен зур рәхмәт! - дип дружиначыларга мөрәҗәгать итте Роберт Хөснетдинов.

Ниһаять, тантаналы мизгелләр җитте. Иң элек сәхнәгә халык дружинасы командиры Сергей Морозов күтәрелде. Каты кул кысышулар, рәхмәт сүзләре белән аңа иң беренче кызыл кенәгә тапшырылды. Аннары бер-бер артлы Биклән, Комсомолец, Иске Абдул, Иштирәк отряды вәкилләре дә, дәррәү алкышлар астында, таныклык алдылар. Тантана ахырында исә полициянең участок вәкаләтлеләренә ирекле халык дружинасы белән эшләү турында эш планнарын тапшырып чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев