4 февраль 2018 яңалыклары
-
Перкельт пешерәбез
Перкельт - ит, суган, сарымсак, баллы борыч һәм паприкадан әзерләнә торган Венгрия милли ашамлыгы. Тәме буенча лечоны хәтерләтә, ите генә бар. Аны тавык белән генә түгел, теләсә нинди ит белән әзерләргә ярый. Башка итләрне пешерүе генә озаграк булачак. Перкельтны теләсә нинди гарнир белән чыгара аласыз, мөстәкыйль ашамлык итеп тә тәкъдим...
-
Күгәректән сакланыгыз
Күгәрек теләсә кайда барлыкка килергә мөмкин. Ул көтмәгәндә кайнатма, консервлар өстенә, ипидә дә үсә башлый. Кайчак азыкның күгәреген генә алып ташлыйлар һәм калганын ашарга ярый, дип уйлыйлар. Әмма бу зур хата. Күгәрек - гөмбәнең аерым төре. Ул споралардан үрчи. Күгәрек споралары ашказаны-эчәк трактына эләккән очракта дисбактериоз, азык аллергиясе китереп чыгарырга...
-
Яр Чаллы-Сарман трассасында яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк
Юл-транспорт һәлакәтләре еш булу сәбәпле, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын терки торган җайланмалар куелачак. Республиканың Тукай районында, аварияләр куркынычы булган Яр Чаллы-Сарман трассасында, яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк. Шулай ук, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүче җайланмалар да куелчак, дип яза "Якты юл" газетасы. ЮХИДИ хезмәткәрләре Яр-Чаллы-Сарман трассасында өстәмә тикшерүләр...
-
2018 елдан Татарстанда ындыр табакларын капиталь ремонтлау программасы башлана
Республика программасы кысаларында, 373 миллион сумга 130лап ындыр табагын ремонтлау планлаштырыла. 2018 елдан Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында ашлык саклый торган ындыр табакларына капиталь ремонт үткәрү программасы башлана, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Республика программасы кысаларында, 373,2 миллион сумга 127 ындыр табагын ремонтлау планлаштырыла. Яңа программа ашлык...
-
Ялган каһвә турында
Безнең күбебез тәмле, хуш исле каһвә эчә-эчә дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырырга ярата. Әмма без эчкән каһвәләр чын каһвә булмаска да мөмкин. Кибет киштәләрендәге әйберләрнең яртысы диярлек ялган. Шулай ук каһвәләр дә искәрмә түгел. Дөрес, каһвә бөртекләрен башкага алыштыру очраклары сирәк үзе. Тик ошбу «кәсеп»нең яхшы табыш китерүен берничек тә...
-
Язмышлары гыйбрәтле, гомер юллары сокланырлык
Евдокия Трофимова Икенче юбилярыбыз Евдокия Трофимова - Александр һәм Татьяна Пименовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән кыз. Өч энесенә, бер сеңлесенә апа була ул. Кордашы Екатеринаныкы кебек үк, балачагында, үсмер чорларында күргән авырлыкларын сөйләп бетерә торган түгел. Кызның әтисе сугыш башлангач ук фронтка китә, атаклы Суслонгер җиренә эләгә. Озак...
-
Туган булгач җирдә рәхәт яшәргә
Еллар үткән саен кеше үзенең үткән гомеренә ешрак әйләнеп карый. Бигрәк тә балачак истәлекләре кешене гомере буена озата бара. Балачакта сине җитәкләгән кешеләр, аларның кылган гамәлләре киләчәк тормышыңа йогынты ясамый калмый. Киләчәктә кем буласың да балачакта акылыңа һәм йөрәгеңә кереп калган нәрсәләргә бәйле. Минем тормышымда әнә шундый әһәмиятле урын алып...
-
Язмышлары гыйбрәтле, гомер юллары сокланырлык
Мәләкәс авылында яшәүче Екатерина Трофимова һәм Евдокия Трофимова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Бер-берсенә туган да түгел, ләкин бу ике апаның язмышларында уртак мизгелләр бик күп, шуңа күрә икесенең тормыш юлын да бер язмада күрсәтергә булдым. Шуның өстенә, алар белән аралашуым да бер көнне булды.
-
Нинди орлык сатып алырга?
Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек хезмәте орлык сатып алганда аның нинди үзенчәлекләренә игътибар итәргә кирәклеген искә төшерә.
-
Тукай районында һава торышы – төш вакытында кояш елмайса, яз иртә килә
Бүген, 4 февраль көнне, Тукай районында болытлы һава. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 5 градус салкын, төнлә -3 градус. Җил секундына 9 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә кар явуы көтелә. Халык сынамышлары буенча әгәр дә бүген төшке вакытта аяз булып, күктән кояш елмайса, яз иртә килер.