Язмышлары гыйбрәтле, гомер юллары сокланырлык
Евдокия Трофимова Икенче юбилярыбыз Евдокия Трофимова - Александр һәм Татьяна Пименовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән кыз. Өч энесенә, бер сеңлесенә апа була ул. Кордашы Екатеринаныкы кебек үк, балачагында, үсмер чорларында күргән авырлыкларын сөйләп бетерә торган түгел. Кызның әтисе сугыш башлангач ук фронтка китә, атаклы Суслонгер җиренә эләгә. Озак...
Евдокия Трофимова
Икенче юбилярыбыз Евдокия Трофимова - Александр һәм Татьяна Пименовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән кыз. Өч энесенә, бер сеңлесенә апа була ул. Кордашы Екатеринаныкы кебек үк, балачагында, үсмер чорларында күргән авырлыкларын сөйләп бетерә торган түгел. Кызның әтисе сугыш башлангач ук фронтка китә, атаклы Суслонгер җиренә эләгә. Озак та узмый, хәбәрсез югалды дигән язу килә.
Иң өлкән бала буларак, эшнең дә иң кыены Евдокиягә эләгә. Гаиләне туйдырырга кирәк - энеләре белән юкә агачы әзерлиләр, Евдокия шуннан чабата үреп, аны бәрәңгегә алыштыра. Тамак хакына кешеләргә бакча казу эшеннән дә куркып тормый. Гаиләләре белән Түбән Мәләкәс авылында хуҗалыкның сарык көтүен көтәргә дә алыналар. Аннан соң кыз колхоз фермасына сарыклар, бозаулар карарга керә. Аның өчен Евдокиягә аена бер пот он түлиләр. Башта кызга: «И-и, бигрәк ябык, бигрәк бәләкәй бит, эшли алыр микән?» - дип карасалар, аннары: «Бәләкәй булса да, бик өлгер һәм булган икән», - дип тел шартлаталар.
Фермада ун ел эшли Евдокия. 1954 елда алар гаиләләре белән Ширәмәт районына күченеп китәләр. Ирләр эшенә күнеккән Евдокия бер дә куркып тормый: леспромхозда такта да яра, кирпечен дә суга, чыбык яндыруда, ягъни урман чистартуда да эшли. Такталарны ябык иңнәренә куеп ташый торган була кыз.
Башта Пименовлар баракта яшиләр, аннары йорт төзеп чыгалар. Үзенең һәм энеләренең (сеңлесе, кызганычка каршы, сугыш елларында чирләп үлә) өс-башларын карау нияте белән Евдокия торф чыгарырга да китмәкче була, энесе туктатып кала.
1959 елга кадәр алар Ширәмәт районында яшиләр. Менә шул чордан Евдокия белән Екатеринаның тормыш юлын язмыш тагын кисештерә. Евдокия, Мәләкәскә кайтып, яшьтәшенең беренче ире Филипп Трофимовка кияүгә чыга. Екатеринаның әтисе белән яши торган 7 яшьлек улы Мишага Евдокия икенче әни була. «Мин бүген ике әниемә дә бик рәхмәтле. Үз әниемне дә гаепләмим - шулай кирәк булган, минем әтиле булуымны теләгән. Евдокия әнием дә мине какмады, сукмады, кадерләп үстерде», - ди бүген үзе дә 70кә якынлашып килүче Михаил Филиппович. Сүзгә Евдокия һәм Филиппның уртак балалары Рая да кушыла. «Мин дәдәйнең әниемнең улы түгеллеген армиягә озатканда гына белдем. Бик тату үстек. Әни беребезне дә аермады», - ди ул. Евдокия апа белән Филипп дәдәйнең Раядан соң тагын Павел һәм Венер исемле уллары туа.
Кияүгә чыккач 29 ел Евдокия Александровна мәктәптә җыештыручы булып эшли. Монда да эш җиңелләрдән булмый: суны көянтә белән чишмәдән ташыйсы, утын кисеп мич ягасы, интернат балаларының киемнәрен кул белән юып, елгага алып төшеп чайкыйсы. Көндез җыештыручы булсаң, төнлә интернатка балалар янына кунарга барырга кирәк.
Кызганычка, Евдокия апага бала хәсрәте белән дә очрашырга туры килә. 31 яшьлек улы Павел фаҗигале төстә үлә, сукса тимер өзәрлек улы Венер да бәлагә очрый. Ире исә 61 яшендә каты авырудан дөнья куя.
Бүген Евдокия Александровна улы Венер һәм килене Лидия тәрбиясендә җылы, матур, бар уңайлыклары булган олы йортта гомер итә. Рая да гаиләсе белән әнисе янына һәрвакыт килеп тора, үги улы Михаил да Евдокия әнисен нык хөрмәт итә. «Яшьлегебез авыр булса да, картлыгыбыз, Аллага шөкер, шатлыклы», - дип сөенә Евдокия Александровна үзе.
Евдокия әби белән Екатерина әби бер-берсенә беркайчан да кырын карамаганнар, аңлашып, дус булып гомер кичергәннәр. Язмышка шулай язылган икән - килешми мөмкин түгел. «Тормыш ул катлаулы нәрсә. Иң мөһиме - балалар бәхетле булсын», - диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев