Ялган каһвә турында
Безнең күбебез тәмле, хуш исле каһвә эчә-эчә дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырырга ярата. Әмма без эчкән каһвәләр чын каһвә булмаска да мөмкин. Кибет киштәләрендәге әйберләрнең яртысы диярлек ялган. Шулай ук каһвәләр дә искәрмә түгел. Дөрес, каһвә бөртекләрен башкага алыштыру очраклары сирәк үзе. Тик ошбу «кәсеп»нең яхшы табыш китерүен берничек тә...
Алдакчылар кул кушырып утырмый
Чын сыйфатлы каһвәне ялган каһвәдән ничегрәк аерырга соң?
Бүгенге көндә ялган каһвә сатудагы барлык каһвәнең 20-30 процентын тәшкил итә. Белгечләр чаң суга: кибет киштәләренә зур күләмдә сыйфатсыз әйберләр «менә»!
Ялган әйбер җитештерүчеләр ясалма кофеинны танып булмаслык итеп ясарга өйрәнделәр. Моның өчен алар кофеинны каһвәгә түгел, ә эремәгә салалар. Аннары андагы суны каты иттереп әйләндерәләр, шул рәвешле онча халәтендәге тиз эрүчән матдә барлыкка килә. Эри торган чын каһвәне дә якынча шулай ясыйлар. Куе табигый каһвәне киптерәләр. Әгәр әйләндерсәләр, онча хәләтендәге, бөртекләндерелгән каһвә килеп чыга, туңдырсалар - сусызландырылган каһвә барлыкка килә. Сусызландырылган каһвә вак кристалларга охшаган була. Нигездә, ялган каһвәләрне югары сыйфатлы каһвәләргә түбән сыйфатлыларын кушып ясыйлар. Шулай ук төрле ончалардан да (бодай, арпа, кукуруз һ.б.) әзерлиләр.
Тәменә игътибар итәргә
Каһвәнең тәме, беренче чиратта, чимал сыйфатына бәйле. Мәсәлән, каһвә бөртекләренең кабыгы һәм тышчасы каһвәгә чит тәм кертә. Белгечләр, мондый өстәмәләрне арзанлы каһвәләргә дә, ялган каһвә ясаганда да өстәргә мөмкиннәр, дип искәртәләр. Кызганычка каршы, чын каһвәне ялган кәһвәдән аеруы бик ансат эш түгел.
Каһвә җитештерүчеләр ялган каһвә белән көрәш мәсьәләсенә төрлечә якын килә. Берәүләр чын каһвәне ялган каһвәдән ничек аеру турында төрле мәгълүматлар тарата, шул рәвешле ялган әйберне базардан кысрыклап чыгарырга тырыша. Икенче берәүләр, киресенчә, моның турында сүз куертмауны өстенрәк күрә, чөнки болай эшләү, ялган әйбернең генә түгел, чын әйбернең дә сатылмый башлавына китерергә мөмкин, дип уйлый.
Каһвәне ялганлап ясау ысуллары
Каһвәне ялганлап ясау ике төрле юнәлештә алып барыла: бөртекле һәм тарттырылган каһвәне ялганлап ясау. Алда әйтеп узылганча, ялган каһвә ясауның иң киң таралган ысулы - кыйммәтле, югары сыйфатлы каһвәләрне арзанлы, түбән сыйфатлысы белән алыштыру. Тарттырылган каһвәләргә кыяфәте һәм төсе белән каһвәгә охшаган катнашмалар өстәлергә мөмкин. Болар бәрәңге оны, арпа, балчык була ала. Бик тырышкан очракта аларны аерып була.
Каһвә бөртекләренең яисә ончасының тышкы кыяфәтенә игътибар белән карагыз, иснәгез, тикшерегез. Бүтән төрле сәер чит исләр килмиме? Башка төстәге катнашмалар күренмиме? Каһвә бөртегенең ярылган өлешендә орлыкның тышчасы һәм төше ап-ачык күренеп торырга тиеш.
Тарттырылган ялган каһвәне бөртеклесенә караганда чагыштырмача күбрәк ясыйлар.
Элек-электән килгән ысул - инде XIX гасыр башында ук сәүдәгәрләр үгез белән атның кыздырып онча халәтенә җиткерелгән бавырларын тарттырылган каһвә дип алдалап сатканнар.
Бүгенге заманда гадирәк, арзанрак чималлардан ясыйлар. Ялган каһвәләрне хөрмә, әфлисун төшләрен төеп, имән чикләвеге, мәче борчагы, чөгендер һәм кишердән дә ясыйлар.
Каһвәне тикшерү өчен каһвә ончасын кәгазьгә җәеп салырга кирәк - ул бертөрле төстә һәм кыяфәттә булырга тиеш. Чит-ят ис килсә, шулай ук шикләнү урынлы.
Тагын бер ысул - каһвәне салкын суга салып карарга була. Каһвә, гадәттә, җиңел була, суда батмый, өскә калкып чыга, ә башка төрле кушылмалар исә төпкә утыра. Шулай ук каһвә, арыш белән арпадан аермалы буларак, суны икенче төскә кертми.
Ялган кәһвәләргә дучар булмас өчен каһвәне каһвә сату буенча махсуслашкан кибетләрдән сатып алудан да яхшысы юк. Шуңа күрә артык арзанлы әйберләргә беркайчан да кызыкмагыз.
«Уңганнар» юк түгел
Безнең илдә каһвә чәйгә караганда да күбрәк сатыла. Шунысы игътибарга лаек: каһвә белән алдану очраклары чәйгә караганда ешрак күзәтелә. Белгечләр исәпләүләре буенча, сатудагы каһвәнең 50 проценты - канунсыз товар. Безнең илдәге ялган каһвә осталары исемнәре шактый киң таралган, билгеле каһвә төрләренең савытларын матурлап ясарга өйрәнделәр. Әлеге «кәсеп» табышны саллы китерә. Чөнки дәүләт кулланучыларны сыйфатлы чын каһвәдән төрле салымнар белән үзе үк «саклап» тора. Нәтиҗәдә чит ил җитештерүчеләренең әйберләре безнең кибет киштәсенә менеп җиткәнче шактый кыйммәтләнә. Чит илдән сатып алынган тарттырылган каһвә бездә өч тапкырга кыйммәтрәк тора.
Шунысын да белеп тору комачауламас: ялган каһвә ясау ул - ансат эш түгел. Аның өчен махсус җайланмалар, югары казанышларны белү кирәк. Өстәвенә ул күп күләмдә җитештерелергә һәм сатылырга тиеш. Бары шул очракта гына алар зур кибетләргә, базарга тарала ала.
Материал «Юлдаш» газетасыннан туплап әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев