Язмышлары гыйбрәтле, гомер юллары сокланырлык
Мәләкәс авылында яшәүче Екатерина Трофимова һәм Евдокия Трофимова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Бер-берсенә туган да түгел, ләкин бу ике апаның язмышларында уртак мизгелләр бик күп, шуңа күрә икесенең тормыш юлын да бер язмада күрсәтергә булдым. Шуның өстенә, алар белән аралашуым да бер көнне булды.
Екатерина Трофимова
Беренче итеп, авылга кергәч тә икенче урамда, югары очта яшәүче Екатерина Никитична янына киттек. Ачык йөзле, күзләреннән нур сибеп торучы, бик тә сөйкемле апа. Унынчы дистәсен вакласа да, йөзендәге матурлыгы, самимилеге югалмаган.
1928 елның 18 гыйнварында туа Екатерина. Икенче көнне, 19 гыйнварда, авылда тагын бер кыз якты дөньяга аваз сала - аңа Евдокия дип исем кушалар. Берничә көннән ике баланы да бергә чумылдыралар. Уртак язмышлары әнә шулай туган көннәреннән үк башланып, чумылдыру белән дәвам итә. Алдагы гомерләрендә дә тормышларында уртак вакыйгалар булыр, дип ул чакта кызларның әти-әниләре күз алдына да китерми.
Екатеринаның әнисе әтисенә ике бала белән кияүгә чыга. Әтисенең дә беренче хатыны үлеп, өч бала белән ялгыз калган була. Шулай итеп, биш балалы яңа гаилә барлыкка килә. Аннары тагын дүрт сабый дөньяга килә. Екатерина исә уртак балаларның беренчесе була.
Мәләкәстә Екатерина Ильиничнаны керәшенчә итеп, Кәтернә әби дип йөртәләр. Балачагын, сугыш елларын айлары белән генә түгел, көннәре белән хәтерли Кәтернә әби. Сугыш башланганда үсмер кызга 13 яшь була. «Хәтерлим, әтиебезнең колхозда конюх булып эшләгән чагы. Ачлык, ялангачлыкка түзәр әмәл юк. Әти-әни таң белән чыгып китәләр, караңгыда кайталар. Берзаман әтиебез чирләп китте, әни аны дәваханәгә салды. Әнине исә урманга утын кисәргә җибәрделәр. Без, балалар, мич башында туңып ятабыз. Тәрәзәләргә бармак калынлыгы боз каткан. Бер атна утын кискәннән соң, әниебез кайтты. Өйдә ашарга юк, ипи салырга он юк. Күлмәген бер пот онга алыштырды әни. Шуннан ипи пешереп, әтигә дәваханәгә алып китте. Аның өчен дә йөрәге әрнегәндер инде, авыру килеш ач ята бит. Әти исә ипинең бер өлешен генә алган да, балалар ашасын дип, кире кайтарып җибәргән», - дип күз яшьләре белән искә ала Кәтернә әби.
Әтисе чирләгәч, әнисе: «Урманга бармыйм әле?» - дип сорап карый. Ләкин аның сүзен тыңлаучы да булмый, чөнки фронтка утын кирәк. «Бармый кара, әнә сукыр Марина кебек төрмәгә ябып куярлар!» - дип кенә авызын ябалар аның. Катяның әнисенә кабат Аулаш, Мартыш урманнарына чыгып китәргә туры килә. Яңадан ирен исән килеш күрү насыйп булмый инде аңа, балаларын һәм хатынын калдырып, Никита дәваханәдә җан бирә.
Аннары әниләрен орлык ташырга куялар: авылдан элеваторга начар орлыкны кул арбасы белән җәяүләп илтәләр, басуга чәчәрлеген төяп кире кайталар. Катя да әнисенә ияреп орлык йөртә.
Ул елны Екатериналарның йортындагы мич ишелә, гаилә бөтенләй җылысыз кала. Кыш чыгарга алар җыелышып күршегә кереп китәләр. Язга инде үз өйләренә чыгу насыйп булмый - алар өенә сарыклар китереп япкан булалар. Колхоз шулай кушкан була, күрәсең. Кирпечләрне җыеп, мунчага үзләренчә мич куеп, шунда яши башлыйлар. Яңа йорт салмыйча булмый - агач кисеп, бүрәнәләрне көч-хәл белән урман кырыена чыгарып куялар. «Әйдә, кызыңны конюх итеп куйыйк, бүрәнә ташырга үгез бирермен», - ди председатель Катяның әнисенә. Атка салып ташысаң, председатель йодрык кына күрсәтә - атларны фронт өчен сакларга кирәк!
Аякка кияргә булмагач, Екатерина чабата үрергә өйрәнә, эне-сеңелләрен дә киендерә. Әнисе кебек, Катя да урманын да кисә, язга чыкса, орлык ташый. Тырмаша торгач, бура бурап, өйне дә салып чыгалар.
«И-и, үстек инде... Кәлҗемә ашыйбыз, бәрәңге сабагы белән тукланган булабыз. Орчык белән җегерләп, киндер күлмәк, киндер ыштан бәйләп киябез. Бәрәңге, ит, сөт, йомырка заданиеләре бигрәк нык йөрәккә уелып калган. Сугыш тәмамлангач та бик авыр булды: селте белән баш юабыз, халыкны бет басты. Кер юарга сабын юк. Мунчаны да, утынны саклау өчен, ике-өч өйгә берне яга идек», - дип сөйли ул бүген.
1951 елда үз авылы егете Филипп Трофимовка кияүгә чыга Екатерина. Ике балалары - Михаил белән Александра туа. Тугыз ел яшәгәч аерылышалар. Улын, әти белән үссен дип, ире янында калдыра, кызын үзе белән ала. Аннары Екатерина «Татарстан» совхозы поселогына күчеп китә, май заводына эшкә керә. Виктор исемле егеткә кияүгә чыга. Соңрак Яр Чаллыга күченәләр. Екатеринаның әнисе чирләгәч, аны карарга Мәләкәскә кайталар. Анда маллар асрап яши башлагач кына, ире Виктор үлеп китә, аннары инде күптән тормышта булган кызы Александра иптәшен югалта. Ә Екатеринаның әнисе 103 яшенә җитә. Аны да кадерләп озата Екатерина Ильинична.
Бүген кызы Александраның гаиләсе, оныклары һәрдаим кайтып торалар Кәтернә әби кырыена. Улы Михаил да йортка сукмакны өзми, аның балалары да әби дип кайталар. Ике балага инде тугыз оныкчыгы бар әбинең. «Бер таякка эшләгәннәребезне онытмыйлар, кадерлиләр, искә алалар», - дип, бүгенге тормышына рәхмәт укып туя алмый Екатерина Ильинична.
Мәләкәс авылыннан булган икенче юбилярыбыз Евдокия Трофимова турында моннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев