Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нинди орлык сатып алырга?

Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек хезмәте орлык сатып алганда аның нинди үзенчәлекләренә игътибар итәргә кирәклеген искә төшерә.

Пакетланган яшелчә һәм чәчәк орлыклары алганда аның маркировкасын игътибар белән карарга кирәк. Анда орлыкны сатучы фирманың адресы, телефоны, культураның исеме, сорты, массасы, пакетта ничә данә орлык булуы, срогы күрсәтелергә тиеш.

Сатыла торган һәр партиянең сортын һәм сыйфатын билгеләүче сертификаты һәм таныклыгы булырга тиеш. Срогы чыккан маркировкалы пакетлар алудан сак булыгыз. Һәр культура орлыгының үз куллану вакыты бар. Мисал өчен, укроп, сельдерей, петрушка, кишер, пастернак һәм башка культураларның файдалану вакыты 1-2 ел. Шуңа күрә, өченче елга калганда, тишелүчәнлек 25 процентка кими.

Җимеш һәм җиләк культуралары үсентеләрен сатып алганда, түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк. Үсентедә стандартын, товарлылыгын, репродукциясен, бер төргәктә ничә данә үсенте икәнен билгеләгән язуларның булуы мөһим. Әлбәттә, үсенте сертификатлы булырга тиеш.

Чәчәк һәм декоратив культураларның тишелү сыйфатларын тикшерүнең акты һәм җыелма таныклыгы булу мәҗбүри.

Сатучы турында белешмә, культураның исеме, сорты, массасы, ничә данә орлык булуы мәгълүматтан тыш, суган һәм сарымсак орлыкларының кондиция турындагы таныклыгы, бәрәңге орлыгының сертификат документы, репродукциясе булсын.

Орлык һәм агач үсентеләрен сату кагыйдәләрен бозуга юлыкканда Россельхознадзорның ТР буенча идарәсенең орлык контроленә 8 (843) 277-68-29 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була, дип хәбәр итә фитосанитар күзәтчелек һәм орлык сыйфаты күзәтчелеге һәм орлык контроле бүлеге дәүләт инспекторы Исмәгыйль Идрисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев