Туган булгач җирдә рәхәт яшәргә
Еллар үткән саен кеше үзенең үткән гомеренә ешрак әйләнеп карый. Бигрәк тә балачак истәлекләре кешене гомере буена озата бара. Балачакта сине җитәкләгән кешеләр, аларның кылган гамәлләре киләчәк тормышыңа йогынты ясамый калмый. Киләчәктә кем буласың да балачакта акылыңа һәм йөрәгеңә кереп калган нәрсәләргә бәйле. Минем тормышымда әнә шундый әһәмиятле урын алып...
Әтием вафат булганнан соң, алар минем өчен калкан булып бастылар. Алар мине башка оныклардан аерып яраттылар, аерып кадерләделәр. «Лилиягә сүз әйтмәгез, ул арада берәү генә», - дигән сүзләр белән, җил-яңгыр тидерми, ятимлекне сиздерми үстерделәр. Шул берәү генә дигән сүзгә никадәр җылылык, ярату, һәм шул ук вакытта нинди зур җаваплылык салынганын мин бик яхшы аңлый идем. Алар йөзенә кызыллык китермәскә тырыштым. Аларның барысына да рәхмәт. Ә иң зур рәхмәтем газиз әнкәемә - Хәят әбиемә. Ул үз балаларында туганлык хисләре тәрбияләгән. Бүген тормышта үз урынымны тапканмын икән, мин аларга бурычлы. Тормышның мең төрле мәшәкате аркасында бер-беребез белән аралашулар инде сирәгәйсә дә, авырлык килгәндә һәрвакыт янәшәмдә алар. Бүгенге көндә дә терәк булырлык туганнарым барын белеп, тоеп яшәү миңа көч өсти.
Әниемнең шул 7 туганы арасыннан аерып, минем өчен җаваплылыкны үз өстенә алган абыйларым Газинур һәм Изилне атар идем (вакыт аяусыз, Изил абыем инде мәрхүм). Берсе минем өчен әти кебек якын булса, икенчесе дустым кебек иде. Бигрәк тә Газинур абыем, япь-яшь кенә булса да, үзен минем өчен җаваплы итеп хис итте. Ул минем өчен ягымлы абый да, кырыс әти дә, якын дус та булды. Кирәк вакытта ачуланды, кирәк вакытта кочагына алып иркәләде. Аның мине кулларына алып чөюләре әле бүгенгедәй хәтеремдә. Ул алып биргән курчаклар, матур киемнәр балачагымның якты хатирәләре булып, бүген дә күңелемне җылытып тора.
Әти кебек якын кешеңне башкалар белән бүлешәсе киләмени - мин аның өйләнүен дә бик авыр кабул иттем. Кем мине кочагына алып яратыр, кем мине ныклы кулларына алып күккә чөяр? Сабый акылым аның инде гаиләле ир икәнен аңлап бетермичә, җиңгәчәм белән икесе арасына кереп йоклаган чакларым да аз булмады. Каядыр барып килергә кирәк булса: «Минем абыйга якын киләсе булма!» - дип, җиңгәмә бармак янап, аралыктагы утынны икесе арасына салып китә идем. Имештер, утын аркылы алар бер-берсенә якын килә алмыйлар. Гаилә тормышыгызга да, бәлки, «утын агачы» булып килеп кергән чакларым булгандыр, чөнки минем тормыш сезнеке белән бергә үрелеп барды. Җиңгәм миңа ачуланмагандыр, дип уйлыйм.
Хәтеремдә, укырга керәсе елны мәктәп өчен бөтен кирәк-яракларны: ручка-каләмнән башлап, форма күлмәгенә кадәр абыем алып кайткан иде. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укуымны теләп, ул миңа: «Әгәр мәктәпне медальгә тәмамласаң, мин сина алтын йөзек алып бирермен», - диде. Хикмәт алтын йөзектә түгел. Ул миңа шулай тырышып укырга дигән максат куйган. Шул максатка ирешергә этәргеч биргән. Сүзендә торды абыем, кулыма диплом алып, туй балдагы кигән көнне әйткән вәгъдәсен үтәде: бармагыма алтын йөзек кигерде. Шуның өстенә, минем яктан туй чыгымнарын да үзе күтәрде. Бүген дә, ул йөзекне кигән саен, туганлык көченең алтыннан кадерлерәк булуына инанам.
Юкка гына гомерләрне агымсу белән тиңләмиләр икән. Инде минем Газинур абыема да 60 яшь тулган. Ул инде күптәннән үзе әти, дәү әти. Мин аңа шушы күркәм юбилее уңаеннан иң изге теләкләремне юллыйм: балаларыңа, оныкларыңа, тормыш иптәшеңә таяныч булып, саулыкта-сәламәтлектә гомер көзеңне каршыла. Син әле дә миңа терәк һәм кирәк!
Сеңлең Лилия Вилданова.
Мусабай-Завод авылы.
Сезгә менә бу материаллар да кызыклы булырга мөмкин:
Язмышлары гыйбрәтле, гомер юллары сокланырлык
Күзкәйдә ветераннар очрашуы үтте
Мәләкәстән Лукерья Демидованы РФ Президенты Владимир Путин котлады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев