Күгәректән сакланыгыз
Күгәрек теләсә кайда барлыкка килергә мөмкин. Ул көтмәгәндә кайнатма, консервлар өстенә, ипидә дә үсә башлый. Кайчак азыкның күгәреген генә алып ташлыйлар һәм калганын ашарга ярый, дип уйлыйлар. Әмма бу зур хата. Күгәрек - гөмбәнең аерым төре. Ул споралардан үрчи. Күгәрек споралары ашказаны-эчәк трактына эләккән очракта дисбактериоз, азык аллергиясе китереп чыгарырга...
Күгәрек теләсә кайда барлыкка килергә мөмкин. Ул көтмәгәндә кайнатма, консервлар өстенә, ипидә дә үсә башлый. Кайчак азыкның күгәреген генә алып ташлыйлар һәм калганын ашарга ярый, дип уйлыйлар. Әмма бу зур хата.
Күгәрек - гөмбәнең аерым төре. Ул споралардан үрчи. Күгәрек споралары ашказаны-эчәк трактына эләккән очракта дисбактериоз, азык аллергиясе китереп чыгарырга мөмкин. Кайбер төрләре организмда онкологик чирләргә китерүче канцероген матдәләр туплануга сәбәпче була.
Гөмбәчекнең төренә карап, күгәрек соры, сары, кара, яшел була ала. Шулар арасында иң агулысы - сары күгәрек. Ул көчле агу - афлатоксин бүлеп чыгара. Организмда тупланганда, бу агу бавыр рагына китерә. Гадәттә, мондый күгәрек чикләвек (аеруча арахиста), балык, сөт ризыклары, дөгедә үсәргә ярата.
Күпләр күгәргән ризыкны пешереп зарарсызландырып була дип саный. Әмма күгәрек бүлеп чыгарган агулар югары температурада да таркалмый.
Күгәрек азыкның тышында гына үскән кебек күренергә мөмкин. Әмма ул бүлеп чыгарган агулар бик тиз азыкның эченә үк үтә. Ә шул ук вакытта аның исе, тәме, консистенциясе бөтенләй үзгәрмәскә мөмкин. Шуңа аз гына күгәрә башлаган ризыкны да ашарга ярамый. Кызганыч булса да, ташлагыз. Сәламәтлек кыйммәтрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев