Көн саен яратам дип тора
Без хатын-кызның колаклары белән яратканын беләбез. Ул үзен мактаганны, үзе турында матур сүзләр әйткәнне, аңа сокланганны ярата. Ләкин бит ир-атлар да матур сүзләргә мохтаҗ. Безнең дә үзебезне кирәкле итеп тоясы, иркәләү сүзләре ишетәсе килә. Бу бездә ышаныч уята, безне чыннан да яраталар икән дигән уйлыйбыз.
Беренче никахым өзелде минем. Читтән караганда без яхшы гаилә кебек күренә идек. Ике бала үстердек. Мохтаҗлыкта яшәмәдек. Аерылуның сәбәпләренә озаклап тукталасым килми, сөйли башласаң бик озынга китәчәк. Дөресен әйтәм, аерылу җиңел булмады, бик авыр кичердем. Хәзер инде ул көннәрдән соң шактый вакыт узды. Без элеккеге хатыным белән аралашып яшибез, балалар белән дә мөнәсәбәтләр яхшы, күрешеп торабыз.
Аерылганнан соң үз-үземә урын таба алмыйча бер еллап йөрдем әле. Беркем белән дә яңа мөнәсәбәтләр корырга теләмәдем. Ә очраклы хатын-кызлар белән очрашулар булды, мин аларга ничектер җиңел карарга тырыштым. Аларның берсен дә булачак хатыным итеп күз алдына китермәдем. Мин хәтта ирекле тормышның рәхәтен тоя башладым. Якын-тирәдә кызлар күп, теләсә кайсын сайлап ал, ошамый икән – алмаштыр.
Беркөнне мин чираттагы хатын-кызны озата бардым. Ул кичне без бер компаниядә ял иткән идек. Көтмәгәндә-уйламаганда ул: «Әгәр бу турыда Наилә белсә, миңа эләгә инде...» – дип әйтеп куймасынмы! Мин аптырап калдым. Наилә безнең уртак танышыбыз, төрле бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә без аның белән очрашкалыйбыз. «Ә Наиләнең монда ни катнашы бар?» – дип сорадым мин. Җавапны ишеткәч, мине аяз көндә яшен суккандай булды: «Ничек син шуны сизмисең инде?! Ул бит сине ярата! Безнең компаниядә бу турыда барысы да белә. Син генә һавада очып йөрисең». Бу сөйләшүдән соң мин Наиләгә игътибар беләнрәк карый башладым. Ул миннән ун яшькә кечерәк. Ире белән аерылган, ике баласы бар. Аралаша, очраша башладык. Һәм мин чыннан да аның мине яратуын тоя башладым. Бу күзгә күренеп сизелә иде.
Тора-бара Наиләнең минем өчен иң якын кешегә әйләнә баруын тойдым. Бүген инде без бергә яшибез. Төрле чаклар була, кайвакыт сүзгә дә килеп алабыз. Ләкин ул һәр көнне миңа: «Син миңа кирәк. Мин сине яратам!» – дип кабатлый. Әлбәттә, мин бу дөньяда шактый гомер яшәгән кеше, яратуның матур сүзләр генә түгел, лаеклы гамәлләр белән бәяләнгәнен дә аңлыйм. Шулай да бергә яшәгән хатын-кыздан ярату сүзләре ишетү нык рәхәт. Шуңа күрә ирләрегезгә матур сүзләрегезне жәлләмәгез, алар безне канатландыра, яшәргә көч бирә.
Рөстәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев